Июнь
11,
2017
90 яшьлек юбилей Бастыру

9921Ветеран укытучыбыз Галимҗанова Масфура Фатиховнага- 90 яшь!
Хөрмәтле Масфура Фатиховна! Сезне юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, ак бәхетләр, кайгы-хәсрәтсез имин тормыш телибез. Безгә һәрчак терәк булып, туганнарга кирәк булып, балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, тигезлектә, бергә-бергә шатланып яшәргә язсын.

Иртә таңда чыккан кояш
Көн дә сиңа бәхет китерсен.


Матур булсын синең тормыш юлың,
Кайгы җиле бер дә төшмәсен.

 

Юбилееңда изге, матур хисләр
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез чын күңелдән,
Барыбыз да бергә кушылып.

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 5Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 7

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211