Март
23,
2015
Явлаштау "Ромашка" балалар бакчасы кече тәрбиячесе Әлфия Сабировнага 55 яшь! Бастыру

Хөрмәтле Әлфия Сабировна!!!
Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар. Яшьлек дәрте белән янып-көеп, 55не тутырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсу чал йөгертәләр. Ә ныклабрак уйлап карасаң, көз – ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор. Халыкта «көзләрнең җимеше татлырак» дигән әйтем дә йөри. Ә бу бит чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә сезнең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ кешегә әверелә. Сез дә бүген яраткан балаларыгызның, оныкларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе, булып гомер көзегезгә аяк басасыз. Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор сезнең өчен.Чөнки әле кышлар бар, «Олы кеше – солы төше» дигән 80 яшьләрне узган кешеләргә әйтә торган әйтемнәр бар, якыннарыгыз алдында яулыйсы яңа үрләр бар. Йөзенчене тутырганда телисе изге ният- теләкләр бар. Ә хәзергә исә, юбилеегыз белән сезне!!! 55 яшьлек кабатланмаслык бәйрәмегез белән!


Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-
хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның һәм
оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле
озын гомер кичерүегезне телибез.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!

 

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 4.83Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 12

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211