Февраль
20,
2015
Киңәшмә Бастыру

siminar1Балалалар иҗат үзәгендә башлангыч профком рәисләре өчен киңәшмә үткәрелде. Мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз комитеты рәисе А.М. Шамсевалиева алда торган бурычлар һәм максатлар, яңалыклар белән таныштырды. Санаторийларга юллама алудагы үзгәрешләр, коллектив килешүләргә үзгәрешләр кертү, профсоюз билетларын яңарту  мәсьәләләренә аерым тукталды. Профком рәисләре укуда, белем күтәрү курсларында булган педагоглар урынын алыштырып  торган өчен (замещение) түләнмәү өчен борчылуларын белдерделәр. Бухгалтер Хабибрахманова Ф.Х. профсоюз взносы тотылышы белән таныштырды.

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 4.78Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 9

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211