Май
25,
2017
Ветераннар белән бергә PDF Бастыру E-mail
Добавил(а) Administrator   

9919Кадерле балалар, хөрмәтле  коллегалар һәм әти-әниләр!

Сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлавыгыз һәм Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйбыз. Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу – һәр кеше тормышында булган гүзәл вакыт. Бу – өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры.
 
Мәктәптә сез белем алдыгыз, иҗади сәләтләрегезне күрсәттегез, үз карашларыгызны  һәм фикерләрегезне якларга, туган җирегезне яратырга өйрәндегез. Болар барысы да  сезнең өчен тормыш сынауларын җиңәргә ярдәм итәчәк кыйммәтле капитал.
 
Сез киләчәк  тормыш һәм һөнәри юлыгызны  билгеләү кебек  җитди һәм җаваплы сайлау алдында торасыз.
 Нинди генә өлкәдә хезмәт итсәгез дә, мәктәптә белем алу дәверендә сезнең янда булган, сезгә үсәргә ярдәм иткән, җан җылысын биргән, сезне  кайгырткан,  җиңәргә өйрәткән, үз  белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашкан укытучыларыгыз  һәм әти-әниләрегез йөзенә кызыллык китермәссез дип уйлыйбыз.
Сезне һәрчак мәктәптә сыналган ныклы дуслык озата барсын, остазларыгызның файдалы һәм акыллы киңәшләре ярдәм итсен, барлык уй-хыялларыгыз һәм омтылышларыгыз чынга ашсын.
 

Алда - чыгарылыш имтиханнары. Аларны тиешенчә тапшырып чыгуыгызны телим. Үз-үзегезгә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә  өйрәнегез, куйган максатларыгызга таба кыю барыгыз һәм беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталмагыз! Хәерле сәгатьтә!

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 5Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 5

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Фикер өстәү // Добавить комментарий


Саклану коды // Код безопасности
Яңартырга / Обновить

Tatarstan.Net - все сайты Татарстана