Май
09,
2017
Җиңү бәйрәме белән! PDF Бастыру E-mail
Добавил(а) Administrator   

9912Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәм. Җиңү алып килгән май иртәсеннән күп еллар узуга карамастан, илебез солдатларының батырлыгы халык хәтерендә мәңге калачак. Азатлык өчен башын салганнарны, сугыштан соң яраларыннан вафат булганнарны истән чыгармау, исәннәрне хөрмәтләү – һәрберебезнең изге бурычы. Кызганыч, вакыт шул тарихи вакыйгалар шаһитларын арабыздан алып китә, үзләрен аямыйча, зур фидакарьлек күрсәтеп, дошман уты астына кергән ветераннарыбыз сафы көннән-көн сирәгәя. Без аларга тынычлык алып килгәннәре, тормыш тәҗрибәсе, кимемәс рух ныклыгы, ватанпәрвәрлекләре өчен чиксез рәхмәтле.

 

Илебез күге аяз булсын, киләчәк буын сугыш дигән афәтне белмәсен. Тынычлык, бәхет-шатлык, исәнлек-саулык сезгә, хөрмәтле ветераннарыбыз. Сезнең буын – җиңүчеләр буыны – күпме авырлыклар, ачлык-ялангачлык, иң газиз кешеләрен мәңгегә югалту бәрабәренә дөньяны фашизмнан коткарган. Сез күрсәткән батырлык, илсөярлек, ватанпәрвәрлек үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә зур роль уйный. Шушы якты, матур көннәрдә сезгә сәламәтлек, бәхетле һәм тыныч картлык телим, якыннарыгызның кадер-хөрмәте үзегезне һәрвакыт озата килсен.

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 5
Тавыш бирде / Проголосовало: 3

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Фикер өстәү // Добавить комментарий


Саклану коды // Код безопасности
Яңартырга / Обновить

Tatarstan.Net - все сайты Татарстана