Октябрь
03,
2016
Өлкәннәрне хөрмәтләдек PDF Бастыру E-mail
Добавил(а) Administrator   

16Илебездә октябрь ае башында Өлкәннәр ункөнлеге уздырыла. Бу көннәрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр– безнең әби-бабайларыбыз, күршеләребез, туганнарыбыз алар. Бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән өлкәннәр, картлык көннәрендә зур игътибарга, ихтирамга, хөрмәткә лаек. Бүген шул уңайдан мәктәбебездә "Картаймагыз, әби-бабаем" дигән бик күңелле чара узды. Башлангыч сыйныф укучылары үзләренең әби-бабайларына һәм мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәргә матур концерт номерлары күрсәттеләр, үз куллары белән ясаган бүләкләрен бирделәр.

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 5Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 11

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Фикер өстәү // Добавить комментарий


Саклану коды // Код безопасности
Яңартырга / Обновить

Tatarstan.Net - все сайты Татарстана