Сентябрь
01,
2016
Белем бәйрәме белән! PDF Бастыру E-mail
Добавил(а) Administrator   

13Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Бәйрәмнәр кирәк безгә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә ,

Кирәк һәммәбезгә дә

Бүген бәйрәм! Белем бәйрәме-беренче кыңгырау бәйрәме. Мәктәп еллары-кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Шуңа күрә баланың тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүе-зур бәйрәм.

Беренче сентябрь иртәcе бүген кояшлы да, матур да башланды. Укучыларның да мәктәп еллары шундый нурлы булсын иде. Бүген укучылар белем иле юлыннан беренче адымнарын ясыйлар, киләчәккә юл яралар! Кулларында-чәчәкләр, күңелләрендә- бәйрәм бүген аларның!

Профсоюз комитеты барлык укучыларны, бүген беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән балаларны, ата-аналарны һәм әлбәттә инде хөрмәтле укытучыларны бәйрәм белән тәбрик итә! Исән-сау булып, зур үрләр яулап, алга омтылып мәктәп елларын матур үтәргә язсын!

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 4.63Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 8

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Фикер өстәү // Добавить комментарий


Саклану коды // Код безопасности
Яңартырга / Обновить

Tatarstan.Net - все сайты Татарстана