Март
11,
2016
Бер очрашу-бер гомер! PDF Бастыру E-mail
Добавил(а) Administrator   

888Ниһаять, бүген мәктәбебездә күптән көтелгән очрашу. Очрашуга дип, ерак араларны якын итеп, Гарифуллин Васил Заһит улы, Галиева Рәсимә Муллаян кызы (КФУның татар журналистикасы кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, "Ватаным Татарстан" газетасы корреспонденты) һәм районыбыз вәкилләре килде. "Бер очрашу - үзе бер гомер!" дип исемләнгән бу кичә күңелләрдә җылы хисләр тудырды. Васил Заһит улы

укучыларны КФУга укырга керү шартлары белән таныштырды, республикабызда журналистиканың торышы турында сөйләде, укучыларның сорауларына җаваплар бирде, журналистика факультетына укырга керергә чакырды, мәктәп китапханәсенә китаплар бүләк итте. Шулай ук үзенең мәктәптә укыган кызыл галстуклы пионер вакытында, авылыбыз янәшәсеннән агучы ямьле Мишә елгасы буенда үткәрелә торган районкүләм слетка килгән вакытларын сагынып искә алды, хатирәләре белән уртаклашты. Укучылар үз чиратларында кунакларга үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр, матур концерт номерлары күрсәттеләр. Очрашу мизгелләре күңелләрдә озак сакланыр.

 

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 5Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 5

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Фикер өстәү // Добавить комментарий


Саклану коды // Код безопасности
Яңартырга / Обновить

Tatarstan.Net - все сайты Татарстана