Август
01,
2015
Шамсенур Гаязовнага PDF Бастыру E-mail
Добавил(а) Administrator   
Хөрмәтле Шамсенур Гаязовна!
Хезмәтен яратып, җиренә җиткереп, күңел биреп башкарган кешеләр хакында, үз эшенең фанаты, диләр. Андыйлар үзләренең тырышлыклары, сабырлыклары, зур ихтыяр көченә ия булулары белән дә башкаларга үрнәк булып торалар. Шундый күркәм сыйфатларга ия, ярдәмчеллеге, киң эрудицияле, тирән белемле булуы белән дә аерылып торган Шамсенур Гаяз кызы Усманова – зур ихтирамга лаеклы зат. Сез Явлаштау урта

мәктәбендә 2012- 2015 нче елларда намуслы хезмәтегезне куйдыгыз. Балаларга тирән белем бирү, укыту-тәрбия бирү процессында укучының белемгә сәләтен ачу, универсаль уку гамәлләре формалаштыру, рухи яктан камил, иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашырырга сәләтле, гомумкешелек кыйммәтләренә уңай карашлы шәхес тәрбияләү - сезнең төп максатыгыз булды. Хезмәт эшчәнлегендә Сез, Шамсенур Гаязовна, үзегезне белемле педагог, оста оештыручы итеп күрсәттегез. Сез рус теле һәм әдәбияты фәннәреннән тирән белем генә биреп калмадыгыз, ә балаларга күңел җылыгызны да өләштегез.
Дәресне үткәрүгә иҗади якын килү, туктаусыз эзләнү, укытуның актив формаларын куллану гына көтелгән нәтиҗәләрне бирергә мөмкин. Сез иренмәдегез, көчегездән килгәннең барын да эшләдегез. Шуңа күрә дә эшегезнең дә нәтиҗәсе күренде. Ел саен укучыларыгыз бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырдылар, район һәм республика олимпиадаларында, төрле бәйгеләрдә укучыларыгыз призлы урыннарны яулады. Болар барысы да Сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсе. Шушы уңышларыгыз сезне "Безнең иң яхшы укытучыбыз" грантын яуларга ярдәм итте.
Сез үз эшегезнең остасы, олы хөрмәткә ия шәхес. Сезне һәрвакыт күңел киңлеге, кешеләргә карата хөрмәт һәм игътибарлылык кебек матур сыйфатлар бизәп торды. Сезне күбрәк белгән саен әлеге күркәм сыйфатларга тулысынча ия, бай рухлы кеше булуыгызга инанасың. Сез бай тәҗрибә тупладыгыз, мәктәп укытучыларының ышанычлы киңәшчесе, зирәк остазы булдыгыз.
Киләчәктә дә Сезнең кешелекле, игелекле гамәлләрегез һәркемнең күңелендә бары тик хөрмәт, ихтирам хисләре генә уятыр.

 

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 5Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 5

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Фикер өстәү // Добавить комментарий


Саклану коды // Код безопасности
Яңартырга / Обновить

Tatarstan.Net - все сайты Татарстана