Март
08,
2015
8 март белән! PDF Бастыру E-mail
Добавил(а) Administrator   

8martaК а д е р л е хатын-кызлар!
Сезне язның иң күңелле һәм иң тормышчан бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән чын күңелдән котлыйбыз!
Һәрбер хатын-кыз иң ягымлы мактау сүзләренә, олы мәхәббәткә, ихтирамга һәм кайгыртуга лаек.
Бәхетле һәм сөекле булыгыз! Балалар һәм оныклар куанычын күреп яшәргә насыйп булсын, тормышыгыз шатлык белән тулсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Кыштан арыган йөрәкләрегезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен! Тыныч тормыш, сәламәтлек, игелек һәм муллык телибез сезгә,кадерле хатын-кызлар!
Хатын-кыз сез –
Бу дөньяның йөзек кашы,


Бәһа җитмәс
Иң кыйммәтле асылташы.
Горур да сез
Тау кыядай, буй җитмәслек
Гүзәл дә сез
Бер гөлгә дә тиңләшмәслек.
Профком
Март, 2015 ел

 

 

 

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 5Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 11

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Tatarstan.Net - все сайты Татарстана