Май
25,
2012
2012-13 еллар отчеты / отчеты 2012-13 г.г. PDF Бастыру E-mail
Добавил(а) Administrator   

Отчет начальной профсоюзной организации МБОУ "Евлаштауская СОШ Сабинского муниципального района" на 2012-2013 годы.

 

Саба районы Явлаштау урта мәктәбе башлангыч профсоюз комитетының 2012-2013 нче елларга отчеты.


Явлаштау урта мәктәбенең башлангыч профсоюз оешмасында Явлаштау урта мәктәбеннән 24 укытучы һәм 6 ярдәмче хезмәткәр, Мишәбаш башлангыч мәктәбеннән 5 укытучы һәм 1 ярдәмче хезмәткәр, Явлаштау "Ромашка" балалар бакчасыннан 7, Мишәбаш "Тюльпан" балалар бакчасыннан 8 хезмәткәр, барысы- 51 хезмәткәр әгъза булып торалар. Шулай ук безнең мәктәпләрдән эшләп ялга чыккан 13, балалар бакчасыннан 4, барысы- 17 пенсионерыбыз бар. Безнең оешма профсоюз уставы белән башлангыч профсоюз оешмасы турында төзелгән положение, еллык план нигезендә эш алып бара. Профсоюз оешмасы һәм админстрация арасында төзелгән килешүдәге барлык пунктларның үтәлү үтәлмәве профком утырышларында яисә директор алды киңәшмәләрендә тикшерелә. Без – профсоюз оешмасы мәктәп дирекциясе белән килешеп, аңлашып эшлибез. Безнең оешманың төп бурычы булып түбәндәгеләр тора:
- Профсоюз членнарының мәнфәгатьләрен, администрация каршында хезмәткәрләрнең социаль- экономик хокукларын яклау;
- Профсоюз членнарына социаль һәм хокукый яклау буенча киңәшләр бирү;
- Профсоюз членнарының буш вакытларын файдалы итеп үткәрергә булышу.

Конституциядә каралганча, барлык сау-сәламәт кеше хезмәткә хокуклы. Тырышып хезмәт итү һәм хезмәт дициплинасын үтәү һәркемнең төп бурычы булып тора. Хезмәт дисциплинасы ул- эчке тәртип кагыйдәләрен үтәү генә түгел, ә үз профессиясенә аңлы рәвештә иҗади якын килеп, югары нәтиҗәләргә ирешү, эш вакытын дөрес итеп файдалану. Эчке тәртип кагыйдәләре хезмәткә аңлы караш булдыруны, хезмәт дисциплинасын ныгытуны, эш сәгатен дөрес файдалануны, югары нәтиҗәлелеккә ирешүне максат итеп алу. Хезмәткәрләрне эшкә алу хезмәткәрнең шәхси гаризасы һәм приказ нигезендә башкарыла , тиешле документлар туплана. Хезмәт килешүе төзелә. Эшкә килгән һәрбер хезмәткәр мәктәп уставы, эчке тәртип кагыйдәләре, эш шартлары, хезмәт хакы, хокук һәм бурычлары белән таныштырыла. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында 6 көнлек эш атнасы. Педагогик хезмәткәрләрнең эш вакыты дәресләр расписаниесе һәм төп вазыйфаларыннан чыгып билгеләнә. Укытучылар 18 сәгатьтән ким булмаган нагрузка белән тәэмин ителгәннәр. Хезмәт күрсәтүче эшчеләрнең эш вакыты хезмәт кодексы нигезендә атнасына 36 сәгать тәшкил итә. Бәйрәм алларыннан эш көннәре 1 сәгатькә кыскартыла. Педагогик хезмәткәрләр Положение нигезендә 5 елга бер тапкыр аттестацияләнәләр, елга бер тапкыр медицина тикшерүе үтәләр. Хезмәткәрләр көнгә 2 тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителгәннәр.
Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында эшләүче хезмәткәрләрнең 16 яше тулмаган балалары булган хатын-кызларга айга 1 көн, инвалид баласы булганнарга 4көн буш түләүле ял бирелеп килә. Бу нигездә якындагы каникул вакытында башкарыла.
Уку елы дәверендә 4-5 хезмәткәргә матди ярдәм күрсәтәбез. Коллективыбыз бик дус, тату. Шатлыкларны бүлешеп, кайгыларны уртаклашып яшибез.
Шулай ук түләүле яллар хезмәткәр үзе өйләнгән яки кияүгә чыккан очракта 3 көн, баласы туена 1көн, яңа йортка күчкәндә 2 көн, якыны үлгән очракта 3 көн, улын армиягә озатучыга 2 көн, баласын беренче тапкыр 1 сыйныфка озатучыга һәм 11 сыйныфта соңгы звонок бәйрәмнәренә бару өчен 1 көн, ир кешенең баласы туган очракта 2 көн, өйдә 80 яшьтән арткан өлкән кешесе булганнарга кварталга бер көн түләүле яллар бирелеп килә. Эш белән беррәттән үзебезнең ялыбызны да күңелле итеп оештырабыз. Ел саен Казан шәһәренә экскурсияләргә барабыз. Үткән ел Биләр шәһәрчегенә экскурсия оештырдык. 8 укытучыбыз район профсоюз комитеты оештырган Санкт-Петербург шәһәренә экскурсиядә катнашты. Укытучылар көне, Яңа ел, 8 март, 23 февраль бәйрәмнәрен матур итеп оештырабыз. Профсоюз членнарының балалары белән берлектә үткәрелә торган чыршы бәйрәмнәре аеруча үзенчәлекле була. Культуралы ял итүдә ветераннарыбызны да онытмыйбыз. Белем бәйрәме, Өлкәннәр көне, Укытучылар көне, Яңа ел, 8 март, Соңгы кыңгырау бәйрәмнәренә чакырабыз. Истәлекле бүләкләр тапшырабыз, чәй табыны әзерлибез, яңа елга күчтәнәчләр җибәрәбез, түгәрәк даталары булганда туган көннәре белән тәбрикләүләр оештырабыз.
Укыту-тәрбия процессында катнашучы һәркем
-учреждениянең Уставын,эчке тәртип кагыйдәләрен үтәргә;
-эш сәгатьләрен җитештерүчән хезмәт өчен дөрес файдаланырга;
- янгын куркынычсызлыгын,хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә тиеш икәнлеген белеп эш йөртә.
Каникул вакыты эш көне булып тора. Санатор-курорт дәвалану чорына отпуск графиктан тыш билгеләнә. Быел ике укытучыбыз "Сосновый бор" санаториясендә сәламәтлекләрен ныгытып кайттылар. Татар телендә ясалган, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, әлеге интернет-ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан, җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте инициативасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татнетны үстерү фонды һәм күп санлы иганәчеләр ярдәме белән оештырылучы "Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә Явлаштау урта мәктәбенең http://marsila.org.ru/ сайты "Белем җәүһәре" дигән дәрәҗәле исемгә лаек булды. Без "Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә җиңү яуладык. "Белем җәүһәрләре-2013" бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү 14нче октябрь көнне Галиәсгар Камал театры бинасында үтте. Әлеге сайттан мәктәпнең профсоюз эшчәнлеге белән тулысынча танышып барырга мөмкин.
"Кызыксындырып укыткан кеше генә белем бирә" дигән канатлы сүзләрне безнең укытучылар исләреннән чыгармыйлар. Һәрбер укытучы һәр дәресе файдалы булсын өчен көндәлек матбугаттан, өстәмә чыганаклардан, тарихи истәлекләрдән оста файдаланалар. Мөмкинлекләре булганда тәҗрибәләрен район укытучылары белән дә уртаклашалар. Бердәм Дәүләт имтиханнары биргәндә көчләреннән килгәнчә, вакытларын кызганмыйча укучылар белән даими шөгыльләнәләр. Шуңа да укучыларыбыз әлеге имтиханнарны уңышлы гына бирәләр. Ә район олимпиадалары җиңүчеләре әзерләгән укытучылар Усманова Ш.Г., Габдрахманов Р.Ш., Ярмиева Г.М., Фазыйханова А.И. ларга профсоюз елкасы бәйрәмендә рәхмәт хатлары тапшырылды.
Мәктәп яны тәҗрибә участогы җитәкчесе Фәйзрахманова Нуркыя Мөхәммәтхановнаның эшен аерым әйтеп үтми мөмкин түгел. Һәр елны бакчадан яхшы гына уңыш алына һәм балаларда хезмәткә мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш тәрбияләнә.
Берничә ел рәттән шигабиева Фәйрүзә Нурисламовна җитәкчелегендә укучыларның җәйге ялы матур гына оештырылып килә. Безнең профсоюз членнарының балалары бу исемлеккә иң беренче кертелә. Быел мәктәп яны лагерында 8, район лагерында 10, санаторийларда 3 бала ял итте.
Ашханәдә укытучылар да, укучылар да кайнар аш белән тәэмин ителгән. Пешекчеләребез эшләрен намус белән башкаралар.
Мәктәп чиста, пөхтә, җылы булсын өчен ярдәмче хезмәткәрләребез дә тырышып кына эшлиләр. Мәктәпнең чисталыгы укучылар сәламәтлеге өчен гаять әһәмиятле икәнлеген алар тирәнтен аңлыйлар. Коллективта хезмәткәрләрнең уртача яше 38 яшь.
Коллективта бер-береңә ярдәм итү, кайгы яки шатлык бүлешү, хезмәттәшеңнең хәленә керү кебек уңай сыйфатлар эшкә дәрт, күңелгә рәхәтлек бирә.
Мәктәпкә бу уку елында косметик ремонт үткәрелде. Укытучылар һәм ярдәмче хезмәткәрләр бар тырышлыклырын куеп ремонт эшен башкардылар. Аларга тырышлыклары өчен администрация тарафыннан рәхмәт җиткерелде.
Мәктәп коллективы алдында торган бурычларның уңышлы үтәлеше балалар бакчасыннан ук башлана. Явлаштау һәм Мишәбаш балалар бакчаларында эшләүче һәр тәрбияче, хезмәткәр үз эшләрен намус белән башкаралар. Газизова Әлфир һәм Газизова Нурфияләр җитәкләгән балалар бакчаларында үткәрелгән чаралар күпкырлы. Биредә эшләгән һәр тәрбияче балаларны яратып, үз итеп, үзләренә тапшырылган эшне намус белән башкаралар. Гомумән бу коллективларның эшләре нәтиҗәле, матур булуы, балалар бакчаларының капкаларын ачу белән үк күренә. Бакча биналарына косметик ремонтлар үткәрелде. Җәй буе бакчаларында чәчәкләр, яшелчәләр үстерелде.

Коллективлар дус, тату. Алга куелган максатларга ирешүдә моның әһәмияте зур. Балаларга тиешле тәрбия һәм белем бирүдә, сәламәтлекләрен саклау һәм ныгытуда барлык чаралар нәтиҗәле файдаланыла. Бакчаларда моның өчен барлык шартлар да тудырылган.

Гомумән, профсоюз оешмасындагы һәр кеше үзенә бирелгән, йөкләнгән эшнең асылын аңлап, үз өстендә җаваплылык тоеп эшләргә тырыша.
Сүземне йомгаклап, мин ике еллык профсоюз эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип бәяләргә тәкъдим итәм. Һәммәгезгә дә саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы телим. Эшегездән тәм, тормышыгыздан ямь табып яшәргә язсын! Игътибарыгызга зур рәхмәт.


 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 4.29
Тавыш бирде / Проголосовало: 17

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Tatarstan.Net - все сайты Татарстана