Октябрь
18,
2012
Отчет-сайлау җыелышлары өчен ярдәмлек / Пособие для проведения отчетно - выборных собраний PDF Бастыру E-mail
Добавил(а) Administrator   

Отчетно-выборное собрание- 2012

 

Отчет-сайлау җыелышы- 2012


Россия Федерациясенең фән һәм мәгариф хезмәткәрләренең Уставы, профсоюзның Үзәк комитеты Президиумы һәм район профсоюз комитеты нигезләмәсе нигезендә 2012 нче елның март-апрель айларында профсоюз органнарында һәм башлангыч профсоюз оешмаларында отчет-сайлаулар үткәрелә.
Явлаштау урта мәктәбенең отчет-сайлау җыелышында оешмада учетта торучы 52 кешенең 44е (5 декрет һәм 3 совместит.) катнашырга тиеш. Бүгенге җыелышта катнаша ___ кеше. Калган ____ кешеләр билгеле сәбәпләр нәтиҗәсендә катнаша алмый. Җыелыш өчен кворум бар: башлангыч профсоюз оешмасының җыелышында барлык составның 2/3 өлештән артыграгы катнаша.
- Җыелышны башларга дигән тәкъдим бар. Каршылар юкмы?
- Явлаштау урта мәктәбе башлангыч профсоюз оешмасының отчет-сайлау җыелышын ачык дип белдерәм.
- Җыелышны алып бару өчен президиум, секретариат, редакцион комиссия сайларга кирәк. Президиумны 3 кешедән сайларга тәкъдим итәм. Президиум составы саны буенча башка тәкъдимнәр юкмы? Юк.
- Кемнәрне тәкъдим итәсез? (Гибадуллин, Файзрахманова, Шигабиева) Президиум составы өчен тавыш бирүегезне сорыйм.
- Кем дә кем президиумны ------------ составында сайлыйбыз ди, тавыш бирүегезне сорыйм. Каршылар? Тоткарланып калучылар? Юк. Бертавыштан. Сайланган иптәшләрнең җыелышны алып бару өчен президиумга урнашуларын сорыйм. Мин җыелышны алып барырга Зөлфәт Фоатовичны тәкъдим итәм.
- З.Ф: Эшләү өчен органнарны сайлауларны дәвам итәбез.
- Секретариат эшен мин 1 кеше алып бара алыр дип уйлыйм. Нуркыя Мөхәммәтхановнага йөкләсәк каршы килүчеләр булмасмы? Тавыш бирәбез.
- Отчет-сайлау җыелышына редакция комиссиясен 3 кешедән : Галиева Г.Х., Шакирова З.Р, Хаҗиеваларны сайларга тәкъдим итәм. Тавыш бирәбез.
Каршылар? Тоткарланып калучылар? Сайланган иптәшләрнең редакция комиссиясе өстәленнән урын алуларын сорыйм.
Оештыру эшләре хәл ителде. Профсоюз оешмасының бүгенге отчет-сайлау җыелышының көн тәртибенә түбәндәгеләр кертелде: 1. Профсоюз комитеты эшчәнлегенең 2009-2012 нчы еллар өчен отчеты.
1. Ревизия комиссиясе отчеты.
2. Башлангыч профсоюз оешмасы рәисен сайлау.
3. Профсоюз комитетын сайлау.
4. Ревизия комиссиясен сайлау.
5. Төрлеләр.
- Җыелыш өчен регламент түбәндәгечә тәкъдим ителә. Беренче көн тәртибе буенча докладка 15 минут. Икенче көн тәртибе буенча 5 минут, чыгышлар өчен 5әр минутка кадәр. 1,5 сәгать эчендә хәл итәсе мәсьәләләрне ачыклап бетерергә. Регламент буенча башка фикерләр бармы? Тавыш бирәбез.
- Җыелышта катнашучыларга үтенеч: сорауларыгыз туса, тәкъдимнәрегез булса, язма формада бирегез. Җыелыш барышында ачыклык кертербез.
- Отчет доклады өчен сүз профком рәисе Шакирова М.М. га бирелә.
- (докладтан соң) Ревизия комиссиясенең дә отчетын тыңлап үтәргә тәкъдим итәм. Аннан соң докладлар буенча фикер алышулар булыр. Башка тәкъдимнәр юкмы? Тавышка кую кирәкме? Юк. Кабул итәбез. Ревизия комиссиясе отчеты өчен сүзне комиссия рәисе Галиева Г. Х. бирәм.
- (докладтан соң) Хәзер профсоюз комитеты һәм ревизия комиссияләре докладлары буенча фикер алышуларга күчәбез. Чыгышлар өчен алдан язылырга мөмкин. Хәзергә чыгышлар өчен 4 кеше язылган.
- Сүз Мишәбаш балалар бакчасы мөдире Газизова Н.Л. га бирелә.
- Сүз хезмәтне саклау комиссиясе рәисе Шәймуллина Л.Г.га бирелә.
- Сүз Мишәбаш башлангыч мәктәбе мөдире ШакироваР.Р. га бирелә
- Сүз Явлаштау балалар бакчасы мөдире Фәйзрахманова Г.М. га бирелә
- Профсоюз уставы нигезендә без профсоюз эшчәнлегенә бәя бирергә, ревизия комиссиясе расларга тиеш булабыз. Чыгыш ясаучылардан бертөрле тәкъдимнәр: "канәгатьләнерлек" дигән фикерләр әйтелде. Без биредә ике төрле генә бәя куя алабыз: "канәгатьләнерлек" яки "канәгатьләнмәслек". Кемнәрдә нинди фикерләр бар?
- Тавышка куям: Кем дә кем профсоюз комитетының 2009-2011 нче еллардагы отчет чорына эшчәнлеген "канәгатьләнерлек" дип бәялибез ди, кул күтәрүләре сорала. Төшерегез. Каршылар? Тоткарланып калучылар? Димәк, Явлаштау урта мәктәбе башлангыч профсоюз эшчәнлеге "канәгатьләнерлек" дип бәяләнә.
- Кем дә кем ревизия комиссиясенең отчетын раслыйбыз ди , тавыш бирәбез. Каршылар, тоткарланып калучылар? Димәк, кабул ителә.
- Җыелышның проект-постановлениесен тәкъдим итү өчен сүзне редакция комиссиясенә бирәбез. Аны раслау (карар)
- Алдагы көн тәртибенә күчәбез. Безгә профсоюз рәисен сайларга кирәк. Кемнәрне тәкъдим итәсез? ____________________________
- Нинди юл белән сайлыйбыз: ачыкмы, ябыкмы?
Тавыш бирү
- Профсоюз комитетын сайлауга күчәбез. Үткән сайлауларда 5 кешедән сайланган. Шулай калдырабызмы? Димәк, 5 кешедән сайлыйбыз. Кемнәрне тәкъдим итәсез?
- Контроль- ревизия комиссиясен сайлауларга күчәбез. Ничә кешедән сайлыйбыз. Аның составында 3 кеше булган. Башка фикерләр юкмы? Димәк, 3 кешедән сайлыйбыз. Кемнәрне тәкъдим итәсез?
- Төрлеләр.
- Шуның белән көн тәртибендәге мәсьәләләр каралып бетте. Явлаштау урта мәктәбенең отчет-сайлау җыелышын ябык дип белдерәм.

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 4.6Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 10

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Tatarstan.Net - все сайты Татарстана