Июнь
20,
2012
Сәяхәттә / Свияжск - памятник истории и культуры России PDF Бастыру E-mail
Добавил(а) Administrator   

20 июня мы, председатели профсоюзных комитетов Сабинского района, совершили путешествие в остров-град Свияжск - памятник истории и культуры России. Град Свияжск расположен недалеко от устья реки Свияги на высоком холме. Увидев воочию заповедные места с древнейшими архитектурными сооружениями, мы прикоснулись к старине, ещё раз вспомнили историю своего народа. Наше путешествие продолжилось в театре им. Г. Камала просмотром спектакля "Арбалы хатыннар". Этот день подарил нам много радостных минут и оставил незабываемые впечатления.

 

20 июнь көнне без,Саба районы профсоюз комитеты рәисләре, тарихи-архитектура һәйкәле – Свияжск шәһәр-утравына сәяхәт кылдык. Свияжск шәһәрчеге Зөя елгасы тамагының иң матур урынында, биек калкулыкта урнашкан. Биредә уналтынчы гасыр уртасында ук төзелеп, бүгенге көнгә кадәр сакланган тарихи корылмалар бик күп. Барысын да үз күзләребез белән күреп, үзебезне шул чорга кайткандай хис итеп, аларның матурлыгына сокланып йөрдек һәм экскурсоводлар сөйләве буенча шушы изге урын турында күп нәрсәләр белдек. Тарихын белмәгән халыкның – киләчәге юк, диләр. Бу чыннан да шулай. Чөнки һәркем, нинди милләттән булуына карамастан, үзенең үткәнен белергә тиеш. Бу сәяхәт вакытында менә шушы үткәннәребезне барладык. Уналтынчы гасырда яшәгән халыкның ничек көн иткәнен, нәрсә белән шөгыльләнгәнен үз күзләребез белән күрә алдык. Мөгаен, күпләребез, төзекләндерү эшләре беткәннән соң, кабат тарихи-мәдәни, туристлык үзәгенә әйләнәчәк шушы тыюлыкка сәфәр кылырга иде, дигән теләктә калгандыр. Ә сәяхәттән кайтышлый Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында "Арбалы хатыннар" спектаклен карадык.

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 4.33
Тавыш бирде / Проголосовало: 6

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Фикер өстәү // Добавить комментарий


Саклану коды // Код безопасности
Яңартырга / Обновить

Tatarstan.Net - все сайты Татарстана