Апрель
07,
2010
Мишәбаш авылы "Тюльпан" балалар бакчасы PDF Бастыру E-mail

 

 Детский сад открылся 9 марта 1990 года. На сегодняшний день в садике работают 5 человек, воспитываются 28 детей. В 2002 году был проведен капитальный ремонт, с 2008 года здание отапливается природным газом. Было вложено много усилий в облагораживание и озеленение территории. Каждый год приусадебный участок радует зеленью деревьев, буйным многоцветьем.
В 1999-2008 гг. в деревне родилось 47 детей. И в последующие годы наблюдается увеличения рождаемости. В детском саду "Тюльпан" никогда не смолкает радостный гул детей. Желаем воспитателям и работникам садика успехов в их нелегком труде, а мы, в свою очередь, постараемся периодически знакомить вас с новостями этого детского учреждения.

 

Бакчаның ишекләре тәүге тапкыр 1990 елның 9 нчы мартында ачыла. Бу урында бакчаны төзетүдә үзенең бөтен көчен кызганмаган авылдашыбыз Талипов Илдус Исламовичны искә алмыйча булмас. Күп еллар үтсә дә авыл халкы әле һаман аңа рәхмәт укый. Саулык- сәламәтлек, озын гомер Сезгә Илдус абый!

Балалар бакчасында бүгенге көндә 5 хезмәткәр эшли, 28 бала тәрбия ала. Бинага 2002 елда капиталь ремонт ясалды, шул ук елда газ белән ягу бинасы төзелде һәм 2004 елда зәңгәр ягулык җибәрелде.

2006 елда бакча территориясе декоратив тимер челтәр белән әйләндереп алынды. Һәм шуның нәтиҗәсе буларак, бакчаның тышкы күренеше танымаслык булып үзгәрде. Бөтен тирә-як шау чәчәккә күмелде. Агачлар утыртылды. Әлбәттә инде хәзер каз-үрдәк, кәҗә, сарык ише хайваннар зыян сала алмый башлады.

2007 ел. Бакчаның элетр белән бәйле барлык җиһазларына техник карау үткәрелде. Ток үткәргечләр алыштырылды. Заманча яктырту приборлары бакчабызны тагын да ямьләндереп җибәрде.

2008 елда да күзгә күренә торган байтак эшләр эшләнде. Шулар арасыннан иң мөһиме булып электр миче белән җылыту өчен төзелгән бүлмәне мөдир бүлмәсе итеп үзгәртеп коруны атарга булыр иде.Шулай ук бу елда бакчада вак ремонт эшләре, косметик чаралар үткәрелде.

Инде балалар саны буенча кызыклы мәгълумат белән таныштырып үтәбез. 1999-2008 еллар аралыгында авылда 47 бала туган. Чагыштыру өчен безнең авыл җирлегенең үзәге булып торган Явлаштау авылында 46 бала дөньяга килгән. Халык саны болайрак булуга карамастан: Явлаштау авылы-456, Мишәбаш авылы-297 кеше. Күргәнегезчә, авылыбыз үсештә. Һәм "Тюльпан" балалар бакчасында балаларның шат авазы беркайчан да тынмас дигән тулы нигез бар.Бакча хезмәткәрләренә шушы авыр, ләкин мактаулы эшләрендә зур уңышлар телибез.

Бакча тормышындагы яңалыклар белән сезне яңалыклар архивы бүлегендә әледән-әле таныштырып барырга тырышырбыз. Барыгызга исәнлек-саулык, эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар телибез хөрмәтле кунаклар.

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 3.13
Тавыш бирде / Проголосовало: 8

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Фикер өстәү // Добавить комментарий


Саклану коды // Код безопасности
Яңартырга / Обновить

Tatarstan.Net - все сайты Татарстана