Апрель
07,
2010
Явлаштау авылы "Ромашка" балалар бакчасы PDF Бастыру E-mail
Добавил(а) Administrator   



 

 

1983 нче елның ноябрь аенда Явлаштау авылы тарихында зур вакыйга була. Авыл халкы түземсезлек белән көтеп алган зур бинаны сафка бастыралар. Явлаштауда беренче тапкыр 46 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ачыла. Аның мөдире итеп Фәйзрахманова Нуркыя Мөхәммәтхан кызын билгелиләр. Ул бакча ачуның бөтен мәшәкатьләрен үз җилкәсенә ала. Балалар бакчасы коллективын туплау, аның материаль һәм методик базасын булдыру, балаларның һәр көнен файдалы һәм дөрес оештыру җитәкчедән зур тәвәкәллек, тырышлык сорый. Әнә шундый сыйфатларга ия ул бакчаның беренче мөдире. Нуркыя Мөхәммәтхан кызы икенче эшкә алынгач, коллективны Шаехова Люция Тимергазим кызы җитәкли, аннан соң Шәймуллина Әнисә Мөхәммәт кызын куялар. Ул елларда бакчада 62 бала тәрбияләнә. Әнисә Мөхәммәт кызыннан соң җитәкче итеп Фаваризова Гөлнирә Галимҗан кызы билгеләнә. 1990 нчы елдан бакчаны Фәизова Әлфинур Рафаэль кызы җитәкли башлый. Ул үз эшенең остасы, белемле педагог. Күпләр аннан хәзер дә киңәш сорап киләләр. Ул бакчаны 12 ел җитәкли. Әлфинур Рафаэловна эшләгән дәвердә балалар бакчасын район күләмендә алдынгылар сафына күтәрә. Шушы югарылыкта аның эшен дәвам итүче, 25 ел шушы бакчада чын йөрәгеннән эшләүче, оста җитәкче, балаларның Алма апалары- Сәлмәнова Рәмзия Галиәхмәт кызы билгеләнә. Ул 2001нче елдан 2011 елга кадәр балалар бакчасы мөдире вазыйфасын башкара. Озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен аны мактау кәгазьләре, дипломнар белән бүләклиләр.
2011 нче елдан бакчаны Фәйзрахманова Гөлшат Миннәхмәт кызы җитәкли башлый.
Бүгенге көндә Явлаштау "Ромашка" балалар бакчасында 23 бала тәрбияләнә. Төрле яшьтәге балалар белән эшләү тиешле программалар ярдәмендә тормышка ашырыла. Бакча кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Тәрбиячеләр Сальманова Р.Г. һәм Багутова Н.М. - беренче категорияле. Тәрбияче ярдәмчеләре һәм пешекче дә тиешле белемгә ия.
Коллектив "Балаларның сөйләмендә рус телен үстерү" дигән проблема өстендә эшли. Барлык тәрбия чаралары шушы юнәлештә оештырыла, балаларны мәктәпкә әзерләүгә зур игътибар бирелә. Шулай ук бакчада "Кул эшләре: сәйлән һәм чигү", "Нәфис гимнастика" түгәрәкләре эшли. Бакча хезмәткәрләре үз тырышлыклары белән яшелчәләр үстерәләр, аны сатып, акчасын бакчаны җиһазлауга һәм ремонт эшләренә тоталар. Гомумән, коллективның мактарлык эшләре санап бетергесез. Өч ел рәттән бакча районда үткәрелгән күргәзмәләрдә призлы урыннар алды.
Балалар бакчасы, халык педагогикасы һәм әдәби әсәрләр кулланып, балаларның сөйләм телләрен баету, башлангыч экологик тәрбия бирү өстендә эшли, мәктәпкәчә белем бирүнең яңа формалары өйрәнә(ФДТ) һәм гамәлгә ашыра.
Коллектив дус, тату. Алга куелган максатларга ирешүдә моның әһәмияте зур. Балаларга тиешле тәрбия һәм белем бирүдә, сәламәтлекләрен саклау һәм ныгытуда барлык чаралар нәтиҗәле файдаланыла. Бакчада моның өчен барлык шартлар да тудырылган. 

 

Балалар бакчасында хезмәт куючы тәрбиячеләр.

 

 

 "Ел тәрбиячесе-2012" бәйгесендә "Заман белән бергә атлаучы тәрбияче" номинациясе җиңүчесе Багутова Нәзирә Миннәхмәт кызы  бакча тормышын тәкъдим итә:

 

 

Ул инде лаеклы ялда

 

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 3.94
Тавыш бирде / Проголосовало: 53

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Tatarstan.Net - все сайты Татарстана