Апрель
07,
2010
Явлаштау урта һәм Мишәбаш башлангыч мәктәбе PDF Бастыру E-mail

 

 

Уважаемые гости! Вы находитесь на странице, где подробно представлена история МБОУ Евлаштауская СОШ и Мешабашской НОШ. Мы не стали переводить на русский язык текст истории наших школ. Надеемся, видеоролики помогут вам ознакомиться с жизнью школ в разные годы.

 

 

 

Татар халкы үзенен укымышлылыгы, мәгърифәткә омтылышы элек-электән үк аерылып торган.Күп мәктәп-мәдрәсәләрдә дин сабаклары белән, дөньяви фәннәр дә укытылган.

Әхмәтжанова Рабига апа Ахунҗан кызы(1907 нче елда Явлаштау авылында туган) истәлекләреннән: " Мин белә башлаганда, 1914 нче еллардан безнең авылда Мөхәммәткамал мулла һәм Вафия абыстайлар яши иде.Алар шушы авылныкы. Мулла абзый мәдрәсәдә малайларны, ә абыстай өендә кызларны дин сабагына укытты. Мин 8-9 яшьләремдә Вафия абыстайга йөреп дин сабагын укыдым.Кышларын 1-2 кисәк утын агачы да кыстырып бара идек.

Миңа 10 яшьләрдә, 1917 нче елда Мөхәммәткамал мулла һәм абыстай вафат булдылар. Аларның оныклар, нәселләре Саба авылында Камалов Хабибрахман(инде вафат), Шәмәрдәндә Камалова Роза, анын улы Дамир Исхаков, авылда Ганиева Сәлимәләр яши. Авылда муллалык итүче булмагач, 1918 нче елларда Наласа авылыннан Габделбәр мулла һәм Нәкыя абыстайны китерделәр. Хәзерге мәчет бинасы каршында (Гыйльметдинов Нияз хуҗалыгында) мәдрәсәдә мулла абзый малайларны, ә абыстай өендә кызларны укытты. Мин Нәкыя абыстайда 2 ел укыдым. Минем белән Мәгъсүмә, Бибизакирә, Назифа исемле кызлар укыды, алар үзләре дә соңыннан абыстайлык иттеләр. Аларның, мулла һәм абыстайларның, 5 баласы бар иде. Уллары Габделбасыйр зур укыган кеше булган, ә Хәсән Бөек Ватан сугышында һәлак булган.

1924 нче елда авылда янгын чыгып мәчет һәм күп йортлар янган. Габделбәр мулла һәр хуҗалыктан 2шәр бүрәнә жыеп, халык ярдәме белән яңа мәчет торгызуда зур көч куйды.

1928-1929 нчы уку елында мәдрәсә йортында башлангыч мәктәп ачыла. Анда Шекше авылыннан Мөбәрәков Хәким дигән егет 1нче сыйныф укучыларын укыта. 1931-1932 нче елларда мәчет ябыла. Габделбәр мулла белән Нәкыя абыстайны 5 балалары белән авылдан сөрәләр. Алар Свердловск шәһәренә урнашып, шунда вафат булалар. Кызлары авылга кайткалап та йөриләр. Балаларны мәчеттә дә, мулла өендә дә (Гайфетдинова Мослимә йорты) укыттылар.

Авылда колхоз гаражы янында Зариф байның тире иләү заводы бар иде. Улы булмагач, аның якын туганы Касыйм заводка хуҗа булып калды. 1931 нче елда аны авылдан кугач, завод бинасын колхозга алдылар. Аның аскы этажы таштан, ә өсте агачтан иде. Аскы этажында ашханә-урманчылык ашханәсе, ә өстә-янкорма төзеп, башлангыч мәктәп булды. Бу мәктәптә башта Мөбәрәков Хәким, аннан Әхәтова Рәшидә директор булып эшләделәр.Укытучылар Сәрдек авылыннан Гали Әскәр улы, Зәйнәп исемле хатын-кыз, Вәлиев Габдерахман, Насыйров Әзхан исемле кешеләр эшләде. 1942-1946 нчы елларда Сәетгәрәева Разыя башлангыч классларда укытты."

Сугыштан соң, 1945-1946 нчы уку елында Явлаштау башлангыч мәктәбенә рус теле укытучысы итеп Галимҗанова Масфура Фатыйх кызы (1927 нче елда Килдебәк авылында туган) эшкә жибәрелә.

Аның сөйләүләренә тукталып үтик: " Зав.РОНО иптәш Степанов иде. Мин килгәндә 1- 4 класслы башлангыч мәктәптә барлыгы 124 укучы укый. Мәктәп элекеге байларнын тире эшкәртү заводы булган. Ул ике катлы, аскы каты таштан, ә икенче каты агачтан эшләнгән иде. Мәктәп үзе иске, тәрәзәләре дә кечкенә генә, идәннәре бик начар. Класслар саен мич чыгарылган иде. Шунда утын ягып класслар жылытылалар иде.

Класс бүлмәләре кысан, ә балалар саны ишле. Мин килгәндә мәктәптә 4 укытучы укыта. Алар Әхәтова Рәшидә апа, Вәлиева Хәтирә, Сәетгәрәева Разия һәм Шытсу авылыннан килгән кыз Наҗияләр эшлиләр иде. 1945-1946 нчы уку елыннан соң кыскартулар булды. Вәлиева Хәтирә һәм Сәетгәрәева Разияләрне эштән алдылар. Алар урынына Исмагыйлова Нажия һәм Самарина Әлифә апалар килде. Шушы чорда кичке мәктәпләр оешып китте. Кичке мәктәптә укучылар үзләренә белемне керосин лампасы яктысында алды.

Аннан соң, колхоз бер бура сатып алып, аны класс иттеләр. 1950-1951 нче уку елында башлангыч мәктәпне җидееллык мәктәпкә әйләндерделәр. Башта 5 нче класслар гына була. Безнең мәктәптә Мишәбаш һәм Иштуган балалары да белем алды. Ул вакытта бернинди дә транспорт юк. Укучылар җәяу йөреп белем алалар. Биш-алты ел чамасы укып йөргәннән соң гына Иштуган авылының үзендә мәктәп ачыла, аннары белемнәрен шунда дәвам иттеләр.

Сугыштан соңгы авыр еллар. Башлангыч класс укучыларына бер дәфтәрне икегә кисеп булеп бирдек.Кара савытларын үзләре белән йөртәләр. Ручкаларны манып язасы иде. Балаларнын өсләренә киемнәре юк, булганнары бик начар, аяк киемнәре юк, ялан аяк килүчеләре дә бар.

Кар яугач, укуларын ташлаучылар да булды. Укуларын ташламасыннар өчен, аларга кием табу җаен эзли идек. Шекше авылында булган балалар йортыннан списать ителгән киемнәрен алып укытырга туры килде.Алар моңа бик тә сөенәләр иде",- дип искә алды авыр елларны Масфура апа.

Әлеге мәктәпнең ул заманда шулай ике катлы салынуы югарыда эшләүче хезмәткәрләрне дә хәтта ки аптырашта калдыра. Мирза Исмагилович әйтүенчә: " Минем мәктәпләрдә йөргәнем бар иде, ләкин әлегә кадәр икенче катка килеп кереп, беренче катка төшкән юк иде", - ди ул, шаяртып. Чыннан да, мәктәпкә тышкы яктан икенче катка керәсен, ә аннан беренче катка, ягъни таш белән эшләнгән җир астына төшәсен, анда да сыйныф бүлмәләре урнаштырылган була.

Үз чоры өчен әлеге мәктәпнең дә унайлылыклары булган. Ашханә, хезмәт бүлмәләре дә үз урынын алган.

Укуга килгәндә исә укучыларның бөтен көче укуда булырга тиеш була. Әлеге заман өчен сыйныфтан-сыйныфка күчерми калу үзенчәлеге хас. Укуга бик югары таләпләр куелган. Укучыларга уку белән беррәттән әти-әнигә йорт эшләрендә дә булышырга кирәк булган. Укучыларның бәлки көчләре дә житеп бетмәгәндер, шуңа күрә күчми калу очраклары да күзәтелгән.

Балаларга тагы зур таләпләрнең берсе, укучыларның язуларына игътибар итү. Укучыларның язу каләмнәре 11, 12, 17, 19 номерлы гына булырга тиеш була. Басымны укучылар дөрес язарга өйрәнергә тиеш була.

1957-1958 нче уку елларында мәктәпләрдә тере почмак оештырылган. Анда йорт куяннары асрарга кирәклеге турында әйтелә. Куяннарны карау укытучылар өстенә йөкләнелә.Куянчылык өлкәсендә уңышлы гына эшләр алып барыла.

Тәрбия эшләре план буенча алып барыла. Пионерлар белән эш уңышлы гына бара.Төрле бәйрәмнәр үткәрелә. 1 нче майда демонстрациягә чыгалар.

1962 нче елда Александров Яков директор вакытында кирпечтән яңа мәктәп бинасына нигез салына.

1964-1965 уку елында директор Шәймуллин Мөхәммәт вакытында мәктәп төзелеп бетә.1965 елның февраль аенда берничә класс шунда күчә, әлегә мәктәпнең яртысы гына өлгергән була. 1965-1966 нчы уку елында тулысы белән яңа мәктәптә укытыла башлый. Балалар саны 192 була.Ул мәктәптә 8 сыйныф, бер укытучылар бүлмәсе һәм коридордан бүленеп алынган директор бүлмәсе була. Бу мәктәптә директор булып Шәймуллин М.М, 10 ел хезмәт итә. Балаларга 10 укытучы белем бирә. 3 техник хезмәткәр мәктәпнең чисталыгын саклый.

Мәктәп янында хезмәт дәресләрен үткәрү өчен мастерской, ягъни остаханә оеша. Остаханә ашханә ролен дә үтәп тора. Монда балаларнын тамакларын бераз гына туйдыру максатыннан чәй кайнатыла.Укучыларга икешәр шакмак шикәр өләшеп чыгалар, ипине өйләреннән алып киләләр.

1974-77 уку елларында мәктәп директоры вазыйфасын Нургаязов Фәргать Нургаяз улы башкара.Ул коридорны бүлеп алып укучылар өчен буфет ача.

1977-1983 уку елларында Фәхретдинов Раиф Имам улы директор була. Шушы берничә ел эчендә Раиф Имамиевич ашханә төзетүгә һәм балалар өчен мәктәпнең интернатын ачуга ирешә. Ашханәдә пешекче булып Шаехова Гөлчирә хезмәт итә.

Хезмәт дәресләре Ахатов Валириан Каюмович җитәкчелегендә үтә. Ул агач белән эшләү алымнарын төшендерә.

1983-1984 уку елында мәктәп директоры Хужина Вәсилә Йосыф кызы була.

1983-1985 уку елларында мәктәп директоры итеп моңарчы Жөри мәктәбе завучы Сахапов Рафик Имам улы билгеләнә.Ул тирән белемле, таләпчән, яңалыкка омтылучы җитәкче була

1985-1989 уку елларында Явлаштау тугызъеллык мәктәбе директоры Кәшипов Рөстәм Әнвәр улы була.

1990-1993 уку елларында Имамиев Венер Янбакович Явлаштау мәктәбенә директор итеп билгеләнә.

1993-1999 уку елларында Гыйльмуллин Илнур Васил улы мәктәп директоры вазыйфаларын башкара

1999 елдан Явлаштау тулы булмаган урта мәктәбе директоры итеп Гыйбадуллин Зөлфәт Фоат улы билгеләнә. Яшь кенә булуына карамастан җитәкче бөтен көчен куеп эшли башлый.

2000-2001 уку елында алдагы елларда төзелә башлаган ике катлы яңа мәктәп сафка баса. Иң беренче булып шушы елны 10 нчы сыйныф укучыларына белем бирелә башлый. Мәктәптә сыйныф бүлмәләре, ашханә дә барлык уңайлыклары белән эшләнелгән була. Мәктәптә компьютер классы оеша.

2001-2002 уку елында Явлаштау мәктәбе урта мәктәп булып оешып китә.

2005-2006 уку елында Явлаштау урта мәктәбендә 21 мөгаллим яшь буынга белем бирә. Шулар арасында I һәм II категориягә ия укытучылар да шактый. Коллектив үзара тату булып, бер-берсенең тәҗрибәсен уртаклашып эшли.

Бүгенге көндә мәктәптә 24 мөгәллим һәм 7 техник хезмәткәр үзләренең тырыш хезмәтләрен куя. 3 укытучы әлегә декрет ялында.

 

 

 

Мишәбаш башлангыч мәктәбе

 

 

 

1890 нчы еллар тирәсендә Мишәбаш авылына Кукмара районының Ядегәр дигән авылыннан Котдус исемле мулла килгән. Алар карчыгы Таибә белән үз өйләрендә балалар укытканнар. Мулланың өе ике катлы булган, мал-туар асрап торганнар. Укырга теләгән балалар гына килгәннәр. Алар хуҗаның мал асларын тазартканнар, мал өйләренең миченә якканнар, һәрберсе көн саен ике-өч агач утын алып килгән. Идәнгә тезелеп утырып укыганнар, күп кенә догаларны яттан өйрәнгәннәр. Ә язарга өйрәнмәгәннәр. Бераз соңрак эскәмияләр ясап, шуңа утырып укый башлаганнар. Җомга көннәрендә сәдакага берәр ипи яки акча алып килә торган булганнар. Үзләренең дә ике балалары- Хәйдәр исемле уллары, Разия исемле кызлары булган. Котдус мулла Комар арларын мөселман диненә чыгарган. Ул шуның өчен 1911 еллар тирәсендә каторгага җибәрелгән. Котдус мулла каторгадан кайткач ( 1915-1916 нчы еллар) авырып вафат булган. Ул үлгәч, хатыны Таибә Ядегәр мулласына кияүгә чыккан. Аларны революциядән соң Оренбургка җибәргәннәр.Котдус мулладан соң Кәшемир мулласының малае Фазулла килгән. Ул да хатыны белән бергә укыткан. Ә хатыны Әсмабикә Дусай мулласының кызы булган. Болар, заманына күрә, бик белемле кешеләр булганнар. Авылда нинди буш йорт булса, балаларны шунда укытканнар. 1929 елда авылда коточкыч зур янгын чыга ( май ае). Күп йортлар янып бетә. Шушы янгыннан соң Фазулла муллалар Магнитогорскига күчеп киткәннәр.1932 елны Явлаштауның Касыйм бай йортын күчереп, ике катлы мәктәп итеп салганнар. Тәрәзәләре зур, класслары иркен, якты, җылы коридоры булган. Бу мәктәптә Фәхретдинов Фәләхи, керәшен кызы Наҗия укыткан.Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, ул елларда түбәндәге укытучылар да укыткан:Шакиров ( 1934) (җәя эчендә эшкә билгеләнү вакыты), Газизова Бикә (1938), Багаветдинова М.(1939), Борисов Иван (1939), Хаҗиева Роза (1939), Ганиева Сәкинә (1940), Гарипов Зариф(1943), Хаҗиева Разия (1940), Сәетгәрәев Ислам (1945)1939 елның 28 /12 сеннән 1942 елның 29/3 кадәр үзебезнең авыл кешесе Әхәтов Каюм Әхәт улы эшли.1942 елның 31 /8 нан Фәхретдинова Мәрьям апа билгеләнә. 1943 елның 31 августыннан 1947 елның 25 августына кадәр Мишәбаш башлангыч мәктәбендә Мәрьям апа үзенең бертуган сеңлесе- Сара апа белән укыткан. 1948 елны мәктәпкә укытучы итеп Мамадыш районыннан Галиев Миннәхмәт билгеләнә.1955 елда Фәхретдинова Мәрьям янына Арча педагогия училищесын тәмамлап, Килдебәк кызы Хәсәнова Фәния килә һәм ул 1958 елга кадәр эшли. 1956 елда мәчет бинасын күчереп матур гына мәктәп салалар.

1958 елда Мишәбаш авылына агроном итеп гаиләсе белән Шакиров Мәхмүт җибәрелә. Аның хатыны Дания укытучы була. Ул шул ук елда эшкә керешә. Ә Хәсәнова Фәния Миңгәргә җибәрелә. 1967 елда Мәрьям апа лаеклы ялга китә. Аның урынына Әхәтов Валериан абый кереп эшли башлый. 1970 елда аны райкомга эшкә алалар. Мәктәптә 3 класска бер генә укытучы- Шакирова Дания генә кала. 1980 елда Дания апа лаеклы ялга китә. Шулай булса да яшь укытучы-Ярмисва Марзия апа белән ул үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, 1983 елга кадәр эшли. 1985 елны Марзия Зиннуровна ире белән Кибәхуҗага китә. 1987 елда Мишәбаш башлангыч мәктәбенә АПУ дан ике кыз – Хазиева (Шакирова) Рафига , Минкабирова (Фазыйлова) Фәйрүзә кайта Алар шушы авылга тормышка чыгып, әле дә булса укучыларга белем бирүләрен дәвам итәләр . Мәктәптә укучылар саны артуын искә алып, 1994 елда АПУ ны бетергән егет Шакиров Булатны да монда эшкә билгелиләр.Укучыларның тагын да артуын күздә тотып мәктәбебезгә 4 нче укытучы– Гыйльметдинова Фәридә Бәдегетдиновна билгеләнә. Туктарга тормышка чыгып китү сәбәпле, 2003 елда ул мәктәптән китә.Хәзерге вакытта мәктәптә калган шушы 3 укытучы белем һәм тәрбия бирә, ә 2011 елда Сәрдә башлангыч мәктәбе бетерелү сәбәпле, ул мәктәп укытучысы Галимуллина Ләйсән Ренат кызы да Мишәбашка эшкә билгеләнә. Шулай итеп бүген Мишәбаш башлангыч мәктәбендә 4 укытучы эшли. Мәктәп турында сез Шакиров Булат Мәхмүт улының шәхси сайтыннан танышып белә аласыз.

 


 

 

2016 ел 1сентябрь - Мишәбаш башлангыч мәктәбе ябылды. Балалар Явлаштау урта мәктәбендә укый башлады.

2017 ел,  гыйнвар - Мәктәп бинасына "Тюльпан" балалар бакчасы  күчте.

 

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 4.56Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 9

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Tatarstan.Net - все сайты Татарстана