Март
31,
2010
Мин- укытучы // Я- учитель начальных классов PDF Бастыру E-mail

 

                         Мин- башлангыч сыйныфлар укытучысы

                                                                              

                                                                       Ни белән үлчәнә үткән гомер?

                                                                        Калган эзләр белән.

                                                                      Кеше күңеленә орлык итеп

                                                                        Салган сүзләр белән!

                                                                                   Саҗидә Сөләйманова .

Җир һаман әйләнә дә әйләнә... Вакыт елгасы безнең үткән гомерне кыскартырга теләгәңдәй ага да ага... Шушы вакыт ташкыны эчендә көн дә иртә белән эшкә ашыгам. Үземнең бик тә шаян , шук, хәрәкәтчән, үзсүзле, шул ук вакытта бик таләпчән, нечкә, самими, саф күңелле; һәрнәрсәдән кызык таба белә торган; кирәксә-кирәкмәсә дә кызып китәргә дә мөмкин булган кадерлеләрем –яраткан укучыларым янына, яраткан эшемә ашыгам... “Чит кеше балаларын яратып буламы?”-диярләр кайберәүләр. Бәлки, булыйдыр да, ә менә үзеңнең укучыларыңны һәрвакыт күрәсе килү, аларның күңелләрен күтәрү, тынычландыру, йөрәкләренә җылылык, матурлык кына саласы килү - боларны ярату дими ни дисең? Әти-әниләренә караганда минем янымда озаграк вакытын үткәргән бала ни өчен чит булсын ди? Барысын да яратам шул: шаян Айнурны, тиктормас Инсафны, эш сөючән Дилүсне, игътибарлы Зөлфияне, сабыр Айсылуны, таркау Ринатны, тырыш Айдарны, әкрен Таһирны һәм яхшы күңелле, юмарт Илшатны да. Ярату- кеше күңелен яктыртып торучы кояш шул ул. Кояш җылысыннан башка җир йөзендә тереклек булмас иде. Әгәр миннән чын кешелеклелек сыйфатлары бөркелеп тормаса, балада шәфкатьлелек тәрбияләп булмас иде. Яратуны сизүгә, риясыз бала үзен бәхетле хис итә. Ярату- бала күңелен җайга салучы бердәнбер игелекле көч ул!

     Миңа бервакыт Идел елгасында булырга туры килде. Шул вакытта мин үземнең профессиям турында уйландым. Меңьеллык тарихлы, киң колачлы иксез-чиксез киңлекле Идел ага да ага... Ул каян көч, дәрман ала? Аңа бер-берсен куыша-куыша, елгалар, инешләр килеп кушыла да, көчле ташкын барлыкка китерә, Иделне куәтләндерә. Минем профессиямнең дә асылы шушы түгелме соң? Укый, яза, саный, аралаша, яхшыны яманнан     аера, хәтта парта артында утырып тора белмәгән баланы мин әкрен-әкрен генә белем һәм күнекмәләргә өйрәтәм, аның үз-үзенә ышанычын тудырам . Шуңа күрә дә, башлангыч сыйныф   укытучысы , бала мәктәптә үзен уңайлы хис итсен өчен җылы, дустанә мохит тудырырга бурычлы, шул вакытта уку-укыту эчәнлеге мавыктыргычрак , ә тәрбия эше сизелмичә бара ала.Үземнең укытучыларымны һәм хезмәттәшләремне күзәтүләремнән мин шуны аңладым: чын укытучы үзенең профессиясе белән янарга һәм авырырга тиеш. Минем фикеремчә, яхшы укытучы булу өчен белем генә аз, ә   тәнеңдәге бөтен күзәнәгең аша син үзеңне укытучы итеп тоя белергә дә тиеш. Мин һәрвакытта уйланам: ”Кем соң ул укытучы? Синең хәзмәтеңнең асылы нидә?” Икмәк пешерүче берничә сәгать эчендә пешергән икмәген күреп сөенә, чәчтараш бик тиз генә вакыт аралыгында үз эшенең нәтиҗәсен күрә, агроном берничә атнадан үстергән үсентеләренә шатлана. Ә менә укытучыга эшләргә дә эшләргә ... Үзенең хезмәт җимешен күреп сөенергә, үзен бәхетле итеп сизү өчен аңа бик күп еллар кирәк.

Укытучы күпмедер күләмдә актер да әле. Ул ”сәхнәгә” үзенең шәхси борчуларын чыгармаска тиеш. Шуңа да мин, тормышымда нинди генә авырлыклар булса да, класска һәрвакыт ачык йөз, шат елмаю, якты кәеф белән    кергә тырышам.                                                                                          

Укучыларым һәрвакыт эзләнүдә булсыннар, иҗади фикерләү сәләтләре үссен, буш вакытлары файдалы үтсен өчен мин “Яшь хәбәрче” түгәрәге оештырдым. Төрле газета-журнал редакцияләренә балаларның иҗади эшләрен җибәреп торам. Үзләре язган шигырь яки кечкенә генә мәкаләне күргәч, укучыларның никадәр шатланганын, горурлык хисе кичергәнен күрү үзе бәхет. Әле бәлки, киләчәктә араларыннан берәр шагыйрь, я булмаса, язучы да килеп чыгар. Менә шулай балаларда үз көчләренә, мөмкинлекләренә ышану хисе, төрле сәләтләр, мөстәкыйль тормыш итү өчен кирәкле белем алуга омтылыш тәрбияләргә тырышып эшләп йөрим. Әйе, укучыларым үз юлларын табып, киләчәктә чын кеше булсыннар иде.

“Укытучы оста артист, ләкин аңа кул чапмыйлар, ул оста скульптор, ләкин аны күрмиләр, ул яхшы табиб, ләкин аңа пациентлары бик сирәк кенә дәвалаган өчен рәхмәт әйтә, кайберәүләре, кайвакыт, дәваланырга да теләми. Ә рухлану өчен кайдан көч алырга соң? Бары тик үзеңнән, үзеңнең хезмәтеңнең бөеклегеннән, ”- дигән танылган язучы С.Л. Соловейчик. Әйе, укучыларымны шатландырып, күңелләрен күреп, ихласлыкларын сүндермичә, белемгә кызыксыну уятып, эшләргә дә эшләргә....

Мин укучыларыма ышанычлы терәк, яхшы мөгалләмә белән, эшемә иҗади якын килеп, эшләргә тырышам. Ләкин бу гына аз. Үзеңнең куйган хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү өчен бик сабыр, иң катлаулы ситуацияләрдә дә оптимист булып калырга, кешелеклелек сыйфатларын югалтмаска кирәк. Мин ышанам: мине алга таба да бик кызыклы педагогик тормыш көтә.

 

Рус версиясе
Я – первая учительница.
Школа – самая удивительная страна, где каждый день не похож не предыдущий, где каждый миг – это поиск чего-то нового, интересного, где нет времени скучать, ссориться и тратить время на пустое, где каждый ученик – это частица твоей души, твой вклад в будущее.
С кого начинается школа? Конечно же, с учителя. Учителя, обладающего щедростью души, любознательного, готового понять радость и горе каждого, и прежде всего ребёнка, любящего детей, относящегося к детям как к чему-то особенному и исключительному, с неистощимым интересом к внутреннему миру ребёнка. Учитель – это человек из будущего, пришедший к детям для того, чтобы воодушевить их мечтой о будущем, научить их утверждать идеалы будущего.
Каждый день на меня смотрят глаза моих учеников. За партами на моих уроках сидит будущее страны. И в этом будущем мне тоже предстоит жить. И от того, какими станут эти дети, зависит не только жизнь страны, но и моя тоже.
Я не просто учитель. Я – первая учительница. Я – первый учитель, который входит в жизнь ребёнка и его семьи. Родители доверяют мне самое дорогое, что у них есть, – своих детей. Наверное, нет на свете ни одного родителя, которого бы не волновало, как его ребёнок будет учиться в школе, какие взаимоотношения у него сложатся с учителем, со сверстниками, насколько учение будет для него радостным и полезным. И от меня, первого учителя, зависит, как сложится школьная жизнь ребёнка. От меня зависит, как родители будут относиться к школе, станут ли они верными соратниками, единомышленниками. Много лет я буду незримо присутствовать в семье каждого ученика. И, возможно, стану хорошим другом семьи на всю жизнь. Как же не расплескать, не растерять то доверие, которое так щедро дарят мне мои ученики и их родители?
Главные жители этой страны – это дети. Именно они заставляют нас быть такими, какие мы есть. И я благодарна им за это. Ведь они «закалили» меня и многому научили. Научили принимать их такими, какие они есть, быть терпимей к ошибкам других, но требовательней к самой себе. Воспитывая их, я изменилась сама.
Вот уже двадцатый год я работаю в школе с детьми. Это были годы поисков, раздумий, разочарований, колебаний, открытий, которые перевернули всю мою жизнь. На протяжении которой я учусь. Учусь все время. Учусь всегда. Учусь везде. И мне нравится учиться. Мой девиз: «Образование через всю жизнь».
В первые годы работы с детьми, для меня было странно, почему дети плохо воспринимают информацию, когда все так элементарно просто и понятно. Это нам, взрослым, понятно, а им нет. Этот урок я освоила не сразу. Поэтому, считаю, что настоящий учитель тот, кто способен спуститься с высот своих знаний до незнания ученика и вместе с ним совершить восхождение. Это стало первым принципом, которым я сегодня руководствуюсь в своей педагогической деятельности.
Приходя на урок, да и просто общаясь с детьми, я раскрываю им свое мироощущение, свою систему ценностей, отношение ко всему, что происходит вокруг, несу им то, что интересно мне. И это должно быть искренне. Быть честным, искренним – второй мой принцип.
Следующий принцип – это принцип организации на систему ценностей-идеалов, обращенных в нравственные ориентиры воспитания: истина, добро, личность, свобода, любовь, творчество, через восприятие которых формируется духовная культура человека.
Создание условий для реализации индивидуальных способностей каждого ребенка – четвертый принцип моей педагогической деятельности. Дети, которые приходят в школу, хотят быть принятыми, жаждут успеха, интересной и веселой жизни. Именно в создании комфортности обучения и воспитания каждого такого ученика и вижу свою роль.
Умение увлечь учеников, как мне кажется, и есть педагогическое мастерство, к которому мы все стремимся. Это пятый принцип моей педагогической философии.
Шестой принцип – формирование стойкой мотивации ребенка к развитию. Ученику интересно все то, что затрагивает его чувственно-эмоциональную сферу, вызывает тревогу, волнение и переживание.
Седьмой принцип – принцип сотрудничества. Внимание – каждому, ждущему – похвала, мыслящему – радость от общего успеха. Урок окончен, но вопросы не кончаются. Значит, взволновало, зацепило за живое. Пора расходиться, а спор все продолжается. Значит есть оно – сотрудничество. Вот это все и дает новые силы творить каждый день, оставив за порогом житейские проблемы, входить в класс и совершать таинство познания.
Таковы мои основные принципы, которыми я руководствуюсь в своей работе. Среди них нет более или менее важных, главных и второстепенных. Они взаимодействуют и каждый из них является отдельным звеном единой системы воспитания и обучения.
И снова звенит звонок, что урок окончен. Но завтра снова урок, и послезавтра урок, и будут они разные, но самые лучшие те, когда ученики спорят, спрашивают, высказывают свои мнения. Сколько будет еще звонков и уроков в моей судьбе?
Идут дни, годы. Идут очень быстро. А хочется успеть многое. Дети всегда остаются детьми, учителя – учителями. Я твердо усвоила за эти годы –мастерство учителя не случайная удача, не счастливая находка, а систематический, кропотливый поиск и труд, часто черновой, будничный, наполненный тревожными раздумьями, открытиями и неудачами.
Наверное, несмотря на все сложности, учителя все-таки самые счастливые люди, ведь они каждый день видят горящие детские глаза, слышат слова благодарности от детей, которые за время обучения становятся почти родными. А главное в учительской профессии – это возможность расти вместе со своими учениками, переживать их успехи, радоваться их достижениям. И для нас это лучшее признание нашего педагогического таланта. Так мы ощущаем, что действительно состоялись в профессии.

 

 

 

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 4.97АктуальныйПОПУЛЯРНЫЙ
Тавыш бирде / Проголосовало: 30

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Фикер өстәү // Добавить комментарий


Саклану коды // Код безопасности
Яңартырга / Обновить

Tatarstan.Net - все сайты Татарстана