Саба районы Явлаштау урта мәктәбенең профсоюз оешмасы сайты
Сентябрь
01,
2016
Белем бәйрәме белән! PDF Бастыру E-mail

13Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Бәйрәмнәр кирәк безгә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә ,

Кирәк һәммәбезгә дә

Бүген бәйрәм! Белем бәйрәме-беренче кыңгырау бәйрәме. Мәктәп еллары-кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Шуңа күрә баланың тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүе-зур бәйрәм.

Беренче сентябрь иртәcе бүген кояшлы да, матур да башланды. Укучыларның да мәктәп еллары шундый нурлы булсын иде. Бүген укучылар белем иле юлыннан беренче адымнарын ясыйлар, киләчәккә юл яралар! Кулларында-чәчәкләр, күңелләрендә- бәйрәм бүген аларның!

Профсоюз комитеты барлык укучыларны, бүген беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән балаларны, ата-аналарны һәм әлбәттә инде хөрмәтле укытучыларны бәйрәм белән тәбрик итә! Исән-сау булып, зур үрләр яулап, алга омтылып мәктәп елларын матур үтәргә язсын!

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 4.63Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 8

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Август
31,
2016
Хуш, Мишәбаш башлангыч мәктәбе! PDF Бастыру E-mail

meshabashКеше тормышындагы иң истәлекле, күңелгә үтеп кереп, гомергә сакланып калучы мизгелләр ул мәктәп елларыдыр, мөгаен. Беренче укытучыңның мөлаем елмаюы, нәни чакта зур тормышка беренче өндәүче әлифба китабы, өлкән сыйныфларга күчкәч, беренче мәхәббәт хисләре безне гомер буе озатып бара. Тик ни кызганыч, Мишәбаш башлангыч мәктәбендә белем алучы балаларга бу хис- кичерешләренә башка юнәлеш алырга туры килде. Мәктәпләрне берләштерү нәтиҗәсендә аларга беренче хәрефләрен танырга өйрәткән абый-апаларыннан аерылып, әле 7 ел элек кенә төзелгән 2 катлы,  үзенә бертөрле җылылык бөркетеп торган туган мәктәпләрен калдырып,  Явлаштау урта мәктәбенә килергә туры килде. 

 

 

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 4.58Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 12

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Август
25,
2016
Укытучыларның август киңәшмәсе PDF Бастыру E-mail

9999Укытучыларның  традицион август киңәшмәсе үтте. Хәзерге мәгариф системасында зур үзгәрешләр бара, белем бирүнең яңа алымнары кулланыла, эчтәлеге баетыла. Укучыларның заманча мәгълүмат белән эш итү сәләте үстерелә, яңа укыту программалары төзелә. Һәр мәктәп коллективы алдына яшь буын вәкилен бүгенге җәмгыятькә лаеклы шәхес буларак тәрбияләү бурычы куела. Укытучыларның август киңәшмәсе дә шуларны күздә тотты.

 Киңәшмәдә Мишәбаш башлангыч мәктәбендә тырыш һәм нәтиҗәле эшчәнлеге өчен 25 елдан артык мәктәп мөдире булып эшләгән Шакирова Рафига Рашидовна Район мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 4.8Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 10

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Июль
29,
2016
Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит! PDF Бастыру E-mail

8888Татарстанда "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" хәйрия акциясе старт алды. Акция кысаларында республикабызда күп кенә чаралар үткәрелә. Шундый чараларның берсе - 28 июль көнне авылыбыз мәдәният йортында үтте. Бу чарада район җитәкчеләре, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе, "ТНВ –Планета" телеканалы, үзенең коллективы белән авылдашыбыз, Г .Кариев исемендәге яшь тамашачы театры директоры – Ярмиев Мансур Зиннур улы, I сыйныфка укырга керүче укучылар һәм аларның әти-әниләре катнашты.

 

 

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 5Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 7

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Июнь
22,
2016
Профком рәисе - шахмат ярышында PDF Бастыру E-mail

7777Шахмат көне уңаеннан Шәмәрдән бистәсендә дәрестән тыш эшчәнлекне алып баручы укытучылар арасында шахмат ярышлары булып узды. Мәктәбебезнең профком рәисе Шакирова Марсилә Мәҗитовна 2 урынга лаек булды. Котлыйбыз!

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 5Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 7

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Май
25,
2016
Соңгы кыңгырау PDF Бастыру E-mail

6666Тәүге звонок белем ачкычларын
Балаларның бирә кулына.
Соңгы звонок башлап алып чыга
Һәр яшьлекне тормыш юлына.

25 нче май көнне, Саба районы Явлаштау урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булып узды. Бәйрәмебезнең күрке булып саналган 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары мөсткәкыйль тормышка, олы юлга аяк басалар. Йөзләрендәге елмаю, тик шул ук вакытта күз яшьләрен күрү – йөрәкне әрнетә. Һәммәсе дә хәтерлидер, әле кайчан гына алар шушы белем йортына беренче адымнарын ясаганнар иде. Ә бүген алар хәтерләрен яңартып, ихлас күңелдән яраткан укытучыларына рәхмәт әйтеп, җылы сүзләрен, мәхәббәтләрен белдерергә җыелганнар. Күзләреннән күренә: китәселәре килми. Ниндидер сихри көч аларны кире мәктәпкә тартып тора. Балалары өчен төннәрен йокламыйча, янып – көеп, сөенеп яшәгән әти - әниләр дә тоя бу көчне.

 

 

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 5Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 7

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Май
18,
2016
Котлыйбыз! PDF Бастыру E-mail

555518 нче май көнне район мәдәният йортында фән олимпиадаларында район һәм республика күләмендә призлы урын алган укучыларны һәм "Ел укытучысы - 2016" конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы үтте. Тантанага шулай ук укучыларның әти – әниләре һәм олимпиадаларга әзерләгән укытучылары чакырылган иде. Безнең мәктәптән бу тантанада татар теле фәненнән республика күләмендә призлы урын яулаган 11 нче сыйныф укучысы Зәйнагиева Зәлинә, "Ел укытучысы - 2016" конкурсы җиңүчеләре - Гафиятова Гөлүсә Айрат кызы, Файзыханова Айсылу Ильяс кызы, Халиков Рамил Рафис улы катнашты.

 

 

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 5Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 7

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Май
05,
2016
Бадминтон ярышлары PDF Бастыру E-mail

 4444Балтач муниципаль районында бадминтон буенча команда беренчелегенә республикакүләм ярышлар булып узды. Уеннарда районыбыз данын яклап, Явлаштау урта мәктәбе директоры Гибадуллин Зөлфәт Фоат улы, Завод Нырты урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Зарипова Гөлнара һәм Шытсу авыл җирлеге башлыгы Мавлитов Булат чыгыш ясадылар.

 

 

 

 

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 5Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 7

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Апрель
29,
2016
Хезмәт законнары турында PDF Бастыру E-mail

3333Саба гимназиясе базасында хезмәт законнары буенча, Республика фән һәм мәгариф хезмәткәрләре профсоюз комитетының хезмәт хокуклары эшчәнлеген оештыруның төп инспекторы Бургуева Диләрә Ильясовна катнашында киңәшмә үтте. Диләрә Ильясовна Россия Федерациясендәге яңа хокукый норматив актлар белән таныштырды. Мәктәп җитәкчеләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 4.67Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 6

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Апрель
22,
2016
"Татарстанның чиста урманнары"- экологик акция PDF Бастыру E-mail

Урманнарда уңайлы санитар-экология хәл булдыру максатында республикада "Чиста урманнар" акциясе башланды.
Акциягә мәктәбебез хезмәткәрләре дә кушылды. Урман буйларын чүп-чардан, корыган агачлардан арындыру буенча эш башкарыла. Тау битләренә агачлар утырту да башланды.

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 4.8Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 5

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

<< Беренче < Алдагысы 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Киләсе > Соңгысы >>

6 бит

Профсоюз ярдәм итте

 

Чем же он помог?

Ни белән ярдәм итте?

Агит-модуль

Хотите узнать кто всегда думает о нас?

Безнең турыда гел кайгыртучының кем

икәнен белергә телисезме?

Тогда Вам сюда

Алайса Сезгә монда

Һәр тиен исәптә!

2010нчы елның 1 сентябреннән мәктәп укытучыларына хез- мәткә яңача түләү системасы эшли башлады. Хезмәт хакының 70 проценты база өлешен тәшкил итә, ә 30 проценты ирешелгән нәтиҗәләргә карап түләнә.

Свою зарплату вы можете и сами посчитать

Хезмәт хакыгызны Сез үзегез дә исәпләп карый аласыз.

 

 

Керү формасы



Хәзер сайтта

Хәзер 12 кунак онлайн

Бәйгеләр баннеры

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Хөрмәтле интернет гизүче! Сез Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч профсоюз оешмасының сайтына юлыктыгыз.
Уважаемый интернет- пользователь! Вы находитесь на сайте начальной профсоюзной организации МБОУ "Евлаштауская СОШ Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Биредә сез:
Здесь вы можете познакомиться:

  • Башлангыч профсоюз оешмасының эшчәнлеге / Деятельностью начальной профсоюзной организации;
  • Башлангыч профсоюз оешмасының рәсми эш кәгазьләре / Документацией;
  • Профсоюз әгъзаларының сорауларына җаваплар / Ответами на вопросы членов профсоюза;
  • Хезмәткә түләү һәм хезмәтне саклау турындагы законнар / О законах по охране и оплате труда;
  • Россия, Татарстан һәм район профсоюз оешмаларындагы яңалыклар белән таныша аласыз. / О новостях профсоюзных организации РФ, РТ и районных организации профсоюзов.
Рәхим итегез!
Ябу
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана