Саба районы Явлаштау урта мәктәбенең профсоюз оешмасы сайты
Октябрь
08,
2016
Туган көнегез белән! PDF Бастыру E-mail

direktorБүген мәктәбебез директоры Гыйбадуллин Зөлфәт Фоатовичның туган көне.
Хөрмәтле Зөлфәт Фоатович!
Эшебездә төп кеше сез
Җаваплы вазыйфагыз.
Сезнең белән бергә эшләп,
Һәрвакыт сокланабыз.

Иртә дими, кич димисез
Ял дигәнне белмисез.
Бүген бәйрәмегез белән котлап,
Зур уңышлар телибез.

Авырлыклар җиңел үтсен,

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 5Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 18

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Октябрь
06,
2016
Директорыбызны котлыйбыз! PDF Бастыру E-mail

1212Район мәдәният йортында укытучылар көненә багышлап, мөгаллимнәрне  хөрмәтләү тантанасы үткәрелде. Район башлыгы Рәис Миңнеханов, мәгариф бүлеге начальнигы Шакиров Ильфат Фоатович мәгариф хезмәткәрләрен тәбрикләп, белем бирүдә барысына да уңышлар теләделәр.  Мәктәбебез директоры Гибадуллин Зөлфәт Фоатович балаларга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Саба муниципаль районы хакимияте башлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 5Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 9

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Октябрь
06,
2016
Ветераннарыбызны онытмыйбыз! PDF Бастыру E-mail

1313Минкабиров Мәүлит абый мәктәбебездә озак еллар газооператор булып намуслы хезмәтен куйды. Тик Армиядән алып кайткан яралары аны мәктәптән китәргә мәҗбүр итте. Үз аяклары белән йөгереп йөри алмаса да, ул әле һаман да күңеле белән яраткан хезмәтендә. Аны 55 яшьлек юбилее белән тәбриклибез. Киләчәктә аңа үз аякларында йөрергә насыйп булса иде дигән изге теләктә калабыз.

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 5Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 14

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Октябрь
05,
2016
Укытучылар көне белән! PDF Бастыру E-mail

19Хөрмәтле Укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык, озын гомер телибез.

Бәйрәм белән сезне, Укытучым,
Йөрәгемнең якын кешесе,
Дөнья серен миңа өйрәтүчем,
Яшь җаннарга ходай илчесе,
Сезгә телим саулык, озын гомер,
Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен,
Шәкертләрнең тырыш, инсафлысын,
Яхшы гамәл, ходай рәхмәтен.

 

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 5Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 11

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Октябрь
03,
2016
Өлкәннәрне хөрмәтләдек PDF Бастыру E-mail

16Илебездә октябрь ае башында Өлкәннәр ункөнлеге уздырыла. Бу көннәрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр– безнең әби-бабайларыбыз, күршеләребез, туганнарыбыз алар. Бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән өлкәннәр, картлык көннәрендә зур игътибарга, ихтирамга, хөрмәткә лаек. Бүген шул уңайдан мәктәбебездә "Картаймагыз, әби-бабаем" дигән бик күңелле чара узды. Башлангыч сыйныф укучылары үзләренең әби-бабайларына һәм мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәргә матур концерт номерлары күрсәттеләр, үз куллары белән ясаган бүләкләрен бирделәр.

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 5Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 11

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Октябрь
01,
2016
Балалар бакчасында- Өлкәннәр көне PDF Бастыру E-mail

17Бакча хезмәткәрләре балалар бакчаларында эшләп лаеклы ялга чыккан хөрмәтле тәрбиячеләрне Өлкәннәр көне уңаннан бәйрәмгә чакырып концерт күрсәттеләр, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 4.91Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 11

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Сентябрь
25,
2016
"Яшел Россия" акциясе PDF Бастыру E-mail

18Россия экология фонды табигатьне саклау иҗтимагый хәрәкәтендә катнашучылар булышлыгында Бөтенроссия "Яшел Россия" акцияләре үткәрелеп килә. Әлеге акциядә мәктәп һәм балалар бакчалары коллективлары актив катнашты.

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 4.9Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 10

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Сентябрь
24,
2016
Милләтләр кроссы PDF Бастыру E-mail

15"Милләтләр кроссы" - Бөтен Россия буенча үтүче акция. Ул 2004 нче елдан бирле уздырыла. Әлеге чараның төп максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Акция, күркәм гадәт буенча, мәктәбебездә дә узды. Мәктәп тирәсе кырмыска оясы сыман кайнап торды. Гадәти йөгереш кенә түгел, ә чын дәрәҗәсендә спорт бәйрәме иде бу.

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 5Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 9

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Сентябрь
23,
2016
Һөнәри бәйрәм котлавы PDF Бастыру E-mail

20Хөрмәтле райондашлар, төрле белгечлек хезмәткәрләре, профсоюз активистлары! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән – Татарстан Республикасының Профсоюзлар көне белән котлыйбыз!

Бу көн һәр хезмәткәргә профсоюз оешмасының барлыгын һәм аның хезмәт халкын якларга әзер икәнен тагын бер тапкыр искә төшерү өчен сәбәп.

Районыбыздагы аграр, сәнәгать, мәгариф, мә­дәният өлкәләре профсоюз комитетлары, башлангыч оешмалары актив эш алып ба­­ра. Аларның инициативасы белән эшче-хезмәт­кәрләрнең социаль көнкүрешенә, ялына, сәла­мәтлегенә, хезмәтне саклауга кагылышлы мәсьә­ләләр хәл ителә.

Бу көн авыл хуҗалыгы, оешма-предприятие хезмәтчәннәренә һәм алар мәнфәгатьләрен яклаучыларга да өстәмә көч, энергия бирер дип ышанабыз. Шул уңайдан, барлык профсоюз әгъзаларын, районның профсоюз активистларын, ветераннарын шушы бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, эшләрендә уңышлар

 

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 5Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 9

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Сентябрь
07,
2016
Хезмәт коллективы җыелышы PDF Бастыру E-mail

14Хезмәт коллективы җыелышында коллектив килешүнең үтәлеше тикшерелде. Эчке тәртип кагыйдәләре кабул ителде. Авылыбыз фельдшеры Валиева Резеда Саматовна барлык укытучыларны һәм хезмәткәрләрне гриппка каршы прививка ясарга чакырды, йөрәк авыруларыннан профилактика чараларын аңлатты.

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 4.8Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 10

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

<< Беренче < Алдагысы 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Киләсе > Соңгысы >>

5 бит

Профсоюз ярдәм итте

 

Чем же он помог?

Ни белән ярдәм итте?

Агит-модуль

Хотите узнать кто всегда думает о нас?

Безнең турыда гел кайгыртучының кем

икәнен белергә телисезме?

Тогда Вам сюда

Алайса Сезгә монда

Һәр тиен исәптә!

2010нчы елның 1 сентябреннән мәктәп укытучыларына хез- мәткә яңача түләү системасы эшли башлады. Хезмәт хакының 70 проценты база өлешен тәшкил итә, ә 30 проценты ирешелгән нәтиҗәләргә карап түләнә.

Свою зарплату вы можете и сами посчитать

Хезмәт хакыгызны Сез үзегез дә исәпләп карый аласыз.

 

 

Керү формасы



Хәзер сайтта

Хәзер 7 кунак онлайн

Бәйгеләр баннеры

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Хөрмәтле интернет гизүче! Сез Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч профсоюз оешмасының сайтына юлыктыгыз.
Уважаемый интернет- пользователь! Вы находитесь на сайте начальной профсоюзной организации МБОУ "Евлаштауская СОШ Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Биредә сез:
Здесь вы можете познакомиться:

  • Башлангыч профсоюз оешмасының эшчәнлеге / Деятельностью начальной профсоюзной организации;
  • Башлангыч профсоюз оешмасының рәсми эш кәгазьләре / Документацией;
  • Профсоюз әгъзаларының сорауларына җаваплар / Ответами на вопросы членов профсоюза;
  • Хезмәткә түләү һәм хезмәтне саклау турындагы законнар / О законах по охране и оплате труда;
  • Россия, Татарстан һәм район профсоюз оешмаларындагы яңалыклар белән таныша аласыз. / О новостях профсоюзных организации РФ, РТ и районных организации профсоюзов.
Рәхим итегез!
Ябу
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана