Саба районы Явлаштау урта мәктәбенең профсоюз оешмасы сайты
Октябрь
01,
2012
Өлкәннәр көне белән! // С днём пожилых людей! PDF Бастыру E-mail

С днём пожилых людей!

Международный День пожилых людей в большинстве стран мира отмечают ежегодно 1 октября, начиная с 1990 года, ведь именно тогда он был подтвержден на собрании Генеральной Ассамблеей ООН. Изначально День пожилых людей было принято проводить только в Европе, однако со временем такой праздник перекочевал и в страны Америки, а уже с девяностых годов прошлого столетия о нем заговорили, как о международном.

Цель проведения Дня пожилых людей заключается в том, чтобы привлечь внимание общественности к проблемам людей, находящихся в пожилом возрасте, обеспечить им участие в общественной, культурной, экономической и духовной жизни всего общества. Кроме этого, основная задача организации праздника, посвященного пожилым людям, заключается в повышении степени информированности общества о насущных проблемах в области демографического старения населения, а также в обеспечении условий, необходимых для развития внутреннего развития и поддержания достоинства таких людей.

Повелось на Руси испокон веков
Охранять и беречь своих стариков,
Ведь родители - это святыня,
Только вы у меня молодые.
Я желаю прожить еще множество лет
Без хлопот, без ненастий и бед!
Чтобы правнуков смех окружал и бодрил!
Пусть у вас всегда будет достаточно сил!

Өлкәннәр көне уңаеннан Профком рәисе Шакирова Марсилә Мәҗитовна һәм мәктәбебез директоры Гыйбадуллин Зөлфәт Фоатович мәктәптә эшләп ялга чыккан һәр пенсионерның өендә булып, хәлләрен белештеләр һәм бәйрәм белән котладылар.
Хөрмәтле ветераннарыбыз! Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы һәм ихлас котлауларыбызны җиткерәбез! Календарьда үз урынын алган әлеге бәйрәм аша без әби-бабаларыбызга, тыйнак һәм фидакарь хезмәт ияләренә ихтирам һәм рәхмәтләребезне белдерәбез. Сез киләчәк буыннарның тынычлыгын кайгыртып, Ватаныбызның иминлеге һәм чәчәк атуы хакына күп еллар буена армый-талмый хезмәт иттегез, авыр тормыш юлы уздыгыз, сугыш елларының кыенлыкларын үз иңнәрегездә татыдыгыз.
Барыгызга да – лаеклы ялга чыкканнарга да, хезмәтен дәвам итүчеләргә дә – нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, җан тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез.

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 4.46
Тавыш бирде / Проголосовало: 13

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Сентябрь
27,
2012
Тәрбиячеләр көне белән! // С днём воспитателей! PDF Бастыру E-mail

С праздником воспитателей!

 Сегодня мы отмечаем общенациональный праздник "День воспитателя и всех дошкольных работников". Люди, каждодневно несущие праздник детям, наконец заработали свой собственный!
«Терпенья вам и пониманья»
Вы, на плоды стараний глядя,
Должны собою быть горды!
И годы на детишек тратя,
Свои цените вы труды!

Терпенья вам и пониманья,
Ведь воспитатель – это тот,
Кто, приложив свои старанья,
Дорогу детям в жизнь дает!

 

Хөрмәтле балалар бакчасы тәрбиячеләре!
Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез -Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Тәрбиячегә беркайчан да җиңел булмады. Тормыш сезгә һәрвакыт югары таләпләр куйды. Бүген алар күп тапкыр артты. Без яңалыкка омтыла торган гасырда яшибез һәм бүген искечә эшли алмыйбыз: заман үзгәрә, яңа мәгариф стандартлары кертелә. Хөрмәтле тәрбиячеләр, һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Хөрмәтле тәрбиячеләр! Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!
Тәрбияче кеше гыйлем иясе дә,

Әни кебек үзе мөлаем.

Зирәк сүзен кызганмаган

Бу дөньяда бар соң кем тагын?

Тәрбияче мәңге онытылмый

Хөрмәт-сөю һәрчак саклана.

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 4.43
Тавыш бирде / Проголосовало: 23

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Сентябрь
24,
2012
Татарстанда Профсоюзлар көне // В Татарстане день Профсоюзов PDF Бастыру E-mail

С днем Профсоюзов Татарстана!


Уважаемые коллеги! Поздравляю Вас с этим замечательным днём! Желаю всем членам и активистам профсоюза успехов в работе и в личной жизни, крепкого здоровья.
С уважением председатель профкома Шакирова М. М.
День профсоюзов: http://kazan.bezformata.ru/listnews/vopros-ob-ustanovlenii-dnya-profsoyuzov/284518/

 

Хөрмәтле коллегалар!
Сезне Татарстанда Профсоюз көне белән котлыйм! Барлык профсоюз членнарына, профсоюз активистларына саулык-сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм һәр өйгә бөтенлек телим! Киләчәктә һәркемгә көчле, үсешкә һәм бөтенлеккә йөз тоткан бердәм профсоюз оешмаларының яклавын тоеп эшләргә һәм яшәргә язсын!


Хөрмәт белән профком рәисе Шакирова М.М.


Профсоюз көне: http://kazan.bezformata.ru/listnews/vopros-ob-ustanovlenii-dnya-profsoyuzov/284518/


 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 5Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 5

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Сентябрь
18,
2012
Профсоюз җитәкчеләре белән очрашу // Встреча с территориальным руководством профсоюза PDF Бастыру E-mail

 Мәктәбебезгә район халык мәгарифе профсоюзлары җитәкчесе Гузялова Гөлнәзирә Мөдәрисовна, АПК һәм барлык тармак хезмәтчәннәре профсоюзларының район комитеты рәисе Галимуллина Дания Муллануровналар хезмәт коллективы белән очрашуга килделәр. Дания Галимуллина : "Профсоюз ул – халык тәрбиячесе. Без – тәҗрибә туплаган, кеше арасында авторитеты булган кешеләрне генә профсоюз рәисе итеп сайлыйбыз. Үзе тәрбияле, үрнәк шәхесләр генә башкаларга якын килеп, ярдәм итә, алар шатлыгына куана ала, борчуларына битараф калмый. Саба муниципаль районы башкарма комитеты, эш бирүчеләр һәм барлык тармак профсоюзлары арасындагы өч яклы килешүнең төп кыйбласы да – кеше мәнфәгатьләрен яклауга корылган булуында", – диде. Мәктәп директоры Гыйбадуллин З.Ф. мәктәпнең профсоюз оешмасы эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Профком рәисе Шакирова башлангыч профсоюз оешмасы эшчәнлеге белән таныштырды: "Кеше мәнфәгатен кайгыртуга кагылышлы законнар белән танышу эшчәнлегебезне киңрәк җәелдерергә этәргеч ясый. Шуңа күрә без, 16 яшькә кадәрге баласы булган әниләргә, өйләнешкәндә, якын кешесен соңгы юлга озатканда, яңа тору урынына күченгәндә бирелә торган түләүле ялларны, юбилейлар уңаеннан котлауларны, хастаханәдә яки өйдә ятып авырганда хәл белешүләр өчен матди ярдәмнәрне ике яклы коллектив килешүенә кертәбез, адинистрация белән килешеп эшлибез", - диде.

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 5Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 5

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Сентябрь
01,
2012
Белем көне белән! / С днём знаний! PDF Бастыру E-mail

С днем знаний!

Уважаемые коллеги! От всей души поздравляем Вас с днем знаний! Желаем Вам в новом учебном году всего наилучшего!

 

Хөрмәтле коллегалар! Сезне белем көне белән тәбрик итәбез. Юлларыгыз уңышлы, көннәрегез аяз, сәламәтлегегез нык булсын! Уку елын исән-имин, кайгы- борчуларсыз, уңышларга куанып, үткәрергә язсын!
Белем көне белән котлыйм сезне!
Мәктәпләрдә бүген бәйрәмдер!
Алтын көзгә табигать кергәндә
Алтын үзе – безнең мәктәптер!

 

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 5Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 6

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Август
24,
2012
Район профсоюз оешмасында киңәшмә / Совещание в районной профсоюзной организации PDF Бастыру E-mail

Совещание в районной профсоюзной организации.

Сегодня проходило совещание руководителей начальных профсоюзных организации района. На нем выступила председатель комитета народного образования Сабинского муниципального района - Гульназира Мударисовна Гузялова. Она познакомила с планами и задачами, стоящими перед профсоюзной организацией на текущий учебный год, также сотрудники бухгалтерии подробно разъяснили о новом порядке оплаты труда.

 

Бүген районда башлангыч профсоюз оешмалары рәисләренең киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә район халык мәгарифе профсоюз комитеты рәисе Гүзялова Гөлнәзирә Мөдәрисовна алда торган бурычлар һәм планнар белән таныштырды, бухгалтерия хезмәткәрләре хезмәткә түләү тәртибен аңлаттылар. Киңәшмәдән профком рәисләре үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап таба алды.

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 5Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 5

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Август
21,
2012
Яңа уку елы башлана / Начинается новый учебный год PDF Бастыру E-mail

Перед началом нового учебного года проходило собрание трудового коллектива школы. Разговор шёл о режиме работы, трудовом порядке, распределении учебной нагрузки.

Явлаштау урта мәктәбендә яңа уку елы алдыннан хезмәт коллективы җыелышы үткәрелде. Мәктәпнең директоры Гыйбадуллин З.Ф. киләсе яңа уку елына хезмәт тәртибе, эш режимы, уку планы, укыту сәгатьләре бүленеше белән таныштырды.

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 5Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 6

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Июль
03,
2012
Биләрдә булдык // Путешествие в историю PDF Бастыру E-mail

Билярское городище расположено на территории Алексеевского района Республики Татарстан. Мы, члены профсоюзной организации Евлаштауской школы, совершили тематическую экскурсию по этим историческим местам. Помолившись около Святого родника у Святой Горы, загадали свои сокровенные желания, напились живительной и исцеляющей воды источника.

 

Биләр (шулай ук Олуг шәһәр) - кайчандыр хәзерге Татарстан Республикасының Алексеевск районы Биләр авылы янында урнашкан бик зур Идел буе Болгары шәһәре. Без, Явлаштау урта мәктәбе башлангыч профсоюз оешмасы членнары, бүген Изге Биләр җирләренә экскурсиягә бардык. Биләр авылында музейга кердек, Биләр шәһәре тарихы белән таныштык. Изге чишмә янына, Изге тауга менеп, үзебезнең теләкләребезне теләдек.

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 5Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 5

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Июнь
20,
2012
Сәяхәттә / Свияжск - памятник истории и культуры России PDF Бастыру E-mail

20 июня мы, председатели профсоюзных комитетов Сабинского района, совершили путешествие в остров-град Свияжск - памятник истории и культуры России. Град Свияжск расположен недалеко от устья реки Свияги на высоком холме. Увидев воочию заповедные места с древнейшими архитектурными сооружениями, мы прикоснулись к старине, ещё раз вспомнили историю своего народа. Наше путешествие продолжилось в театре им. Г. Камала просмотром спектакля "Арбалы хатыннар". Этот день подарил нам много радостных минут и оставил незабываемые впечатления.

 

20 июнь көнне без,Саба районы профсоюз комитеты рәисләре, тарихи-архитектура һәйкәле – Свияжск шәһәр-утравына сәяхәт кылдык. Свияжск шәһәрчеге Зөя елгасы тамагының иң матур урынында, биек калкулыкта урнашкан. Биредә уналтынчы гасыр уртасында ук төзелеп, бүгенге көнгә кадәр сакланган тарихи корылмалар бик күп. Барысын да үз күзләребез белән күреп, үзебезне шул чорга кайткандай хис итеп, аларның матурлыгына сокланып йөрдек һәм экскурсоводлар сөйләве буенча шушы изге урын турында күп нәрсәләр белдек. Тарихын белмәгән халыкның – киләчәге юк, диләр. Бу чыннан да шулай. Чөнки һәркем, нинди милләттән булуына карамастан, үзенең үткәнен белергә тиеш. Бу сәяхәт вакытында менә шушы үткәннәребезне барладык. Уналтынчы гасырда яшәгән халыкның ничек көн иткәнен, нәрсә белән шөгыльләнгәнен үз күзләребез белән күрә алдык. Мөгаен, күпләребез, төзекләндерү эшләре беткәннән соң, кабат тарихи-мәдәни, туристлык үзәгенә әйләнәчәк шушы тыюлыкка сәфәр кылырга иде, дигән теләктә калгандыр. Ә сәяхәттән кайтышлый Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында "Арбалы хатыннар" спектаклен карадык.

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 4.33
Тавыш бирде / Проголосовало: 6

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

Апрель
02,
2012
Отчет-сайлау җыелышы / Отчетно - выборное собрание PDF Бастыру E-mail

На отчетно-выборном собрании начальной профсоюзной организации Евлаштауской СОШ  за 2009-2012 гг председатель профкома Шакирова М.М. выступила с докладом, освещающим деятельность профкомитета за указанный период. Председатель ревизионной комиссии Галиева Г.Х. сделала подробный анализ финансовой деятельности. Работа профсоюзного комитета за 2009-2012гг была признана коллективом удовлетворительной. Председателем профкома на последующие годы единогласным решением всего коллектива была избрана Шакирова Марсиля Мазитовна.

 

Явлаштау урта мәктәбе башлангыч профсоюз оешмасының 2009-2012нче еллар өчен отчет-сайлау җыелышы булып узды. Профком рәисе Шакирова М.М. отчет чорындагы эшчәнлекне яктыртып доклад ясады. Ревизия комиссиясе рәисе Галиева Г.Х. шул еллар өчен профсоюз взносы акчаларының тотылышына анализ ясады. Коллектив Явлаштау урта мәктәбе башлангыч профсоюз комитетының 2009-2012 нче еллардагы эшчәнлеген "канәгатьләнерлек" дип бәяләде. Алдагы елларда профком рәисе вазыйфаларын башкару өчен бертавыштан кабат Шакирова Марсилә Мәҗит кызы профком рәисе итеп сайланды.

 

Агымдагы рейтингы / Текущий рейтинг: 4.6Актуальный
Тавыш бирде / Проголосовало: 10

Материалны бәяләгезче! / Оцените, пожалуйста материал:

5544332211

<< Беренче < Алдагысы 11 12 13 14 15 16 17 18 19 Киләсе > Соңгысы >>

19 бит

Профсоюз ярдәм итте

 

Чем же он помог?

Ни белән ярдәм итте?

Агит-модуль

Хотите узнать кто всегда думает о нас?

Безнең турыда гел кайгыртучының кем

икәнен белергә телисезме?

Тогда Вам сюда

Алайса Сезгә монда

Һәр тиен исәптә!

2010нчы елның 1 сентябреннән мәктәп укытучыларына хез- мәткә яңача түләү системасы эшли башлады. Хезмәт хакының 70 проценты база өлешен тәшкил итә, ә 30 проценты ирешелгән нәтиҗәләргә карап түләнә.

Свою зарплату вы можете и сами посчитать

Хезмәт хакыгызны Сез үзегез дә исәпләп карый аласыз.

 

 

Керү формасы



Хәзер сайтта

Хәзер 77 кунак онлайн

Бәйгеләр баннеры

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Хөрмәтле интернет гизүче! Сез Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч профсоюз оешмасының сайтына юлыктыгыз.
Уважаемый интернет- пользователь! Вы находитесь на сайте начальной профсоюзной организации МБОУ "Евлаштауская СОШ Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Биредә сез:
Здесь вы можете познакомиться:

  • Башлангыч профсоюз оешмасының эшчәнлеге / Деятельностью начальной профсоюзной организации;
  • Башлангыч профсоюз оешмасының рәсми эш кәгазьләре / Документацией;
  • Профсоюз әгъзаларының сорауларына җаваплар / Ответами на вопросы членов профсоюза;
  • Хезмәткә түләү һәм хезмәтне саклау турындагы законнар / О законах по охране и оплате труда;
  • Россия, Татарстан һәм район профсоюз оешмаларындагы яңалыклар белән таныша аласыз. / О новостях профсоюзных организации РФ, РТ и районных организации профсоюзов.
Рәхим итегез!
Ябу
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана